Аны туган көне белән район башлыгы Анатолий Иванов, авыл җирлеге башлыгы котлады, истәлекле бүләкләр һәм котлау хаты тапшырдылар.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәннәре Фатыйма Насыйбулла кызы Шаһивәлиевага 101 яшь тулды. Ул 1921 елда Түбән Ушмыда туган, яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. 27 яшендә якташы Әхмәтгали Шаһивәлиевка кияүгә чыга. Ире хезмәткәр була, шуңа күрә ир белән хатын гаилә тормышының беренче тугыз елын ил буйлап йөрергә мәҗбүр булалар. Хәтта Куриль утрауларында да яшәргә өлгерәләр. Өч балалары белән авылга кайталар, аннан соң тагын биш балаг гомер бирәләр.
Бүген Фатыйма апа үзенең улы тәрбиясендә яши. . Начар күрү сәбәпле йорт эшләрен башкара алмый. Газета укымый, телевизор карамый, кул эше белән шөгыльләнми. Ишегалдына чыгарга, саф һава суларга ярата. Телефоннан туган – тумачаларының хәлен дә белешеп ала әле ул.
Туган көнегез котлы булсын, Фатыйма апа, хәерле гомер сезгә!!!