Мамадыш районы башлыгы социаль приют һәм балалар бакчасы хезмәт коллективлары белән очрашты

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2022 нче елның 8 нче февралендә «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта, «Салават күпере» балалар бакчасында һәм Красная Горка урта мәктәбендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановның хезмәт коллективлары белән традицион очрашуы булып узды.

Анатолий Петрович үз чыгышында икътисад, авыл хуҗалыгы, инфраструктура, социаль проектлар, Мәгариф, шәһәрне төзекләндерүнең төп юнәлешләре турында сөйләде. Шәһәрдәге күп кенә объектлар үзара салым акчалары хисабына, турыдан-туры халык акчасы ярдәмендә гамәлгә кертелгән икәнлеген ассызыклап узды.

Шәһәрне үстерү һәм төзекләндерү буенча федераль программалар, социаль объектлар, Нократ елгасын чистарту, торак төзелеше программалары, бюджет дефицитына карамастан, шәһәрдә һәм районда уңышлы тормышка ашырыла торган эш урыннары булдыру турында сөйләде.

Яр буен төзекләндерү, спорт объектлары, Төньяк микрорайоны өчен яңа мәктәп төзү планлаштырыла.

Очрашу ахырында Анатолий Иванов мәгариф хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International