Игътибар! Парфюмер-косметик продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" турында

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Парфюмер-косметик продукциянең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча халык  2022 елның 07 февраленнә  - 17 февраленә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм Консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсе  8-8005554943 телефоны буенча;

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлегендә (8556) 3-98-86 телефоны буенча көн саен 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (шимбә һәм якшәмбедән гайре), 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төшке ял.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International