ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 8 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Юлларда сак булыгыз!

Безнең һәрберебез ял иткәндә яки командировкада булганда, кунакханәдә кунып калырга яки берничә көнгә тукталырга мөмкинбез. Әмма мондый хезмәтләрдән файдаланучы һәркем дә бу өлкәдә үз хокукларын һәм бурычларын белеп бетрми. Иң мөһиме, хәзерге заман кунакханәләре һәм отельләренең горурлыгы - аларның «йолдызлыгы». Янәсе, йолдызлар күбрәк булган саен, аның статусы арта, димәк, күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе дә артыграк була. Тик күп кенә башкаручылар кунакханәгә чираттагы йолдыз бирелгәч, кулланучының уңайлылыгы һәм башкаручының үз җаваплылыгы арта баруын оныта. Закон нигезендә кунакханәләр өчен билгеле бер кагыйдәләр каралган һәм йолдызлар күбрәк булган саен, әлеге кунакханә кагыйдәләрнең күбесе үтәлергә тиеш. Шуңа күрә, кунакханәләр хезмәтеннән файдаланучы гражданнар бүген үз хокукларын белергә һәм аларны дөрес һәм вакытында яклый белергә тиеш.

"ЅиппуФЕСТ" VI Бөтенроссия креатив чаналар фестиваленә йомгак ясалды. Бу чара  быел да туристик вакыйга статусын саклап калды! Җиңүчеләрне котлыйбыз!

5 февральдә Мамадышта "ЅиппуФЕСТ"VI Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узды. Чарада 30дан артык команда катнашты.Бәйрәм елдагыча күңелле узды. Катнашучылар да бәйрәмнең яхшы оештырылуын әйтеп уздылар.

Мамадыш иң яхшы Яңа ел бизәлеше республика конкурсында җиңүче дип табылды.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Пекиндагы 2022 елгы XXIV кышкы Олимпия уеннарында 5 спорт төре (чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, сноуборд, чаңгыда трамплиннан сикерү, хоккей) буенча узачак.

Кече Кирмән авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль программасы кысаларында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, рәсми булмаган эшкә урнашу һәм «соры» хезмәт хакы - киләчәктә кечкенә пенсиянең төп сәбәбе булачак. Хәзерге вакытта гражданинның булачак пенсиясенең нигезе-эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәре. РПФ взнослар исәпләнә һәм бары рәсми хезмәткә түләү фондыннан гына түләнә.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 5 февралендә төнлә урыны белән көчле кар көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, юлларда кар көртләре.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өй шартларында коронавирус йогышын профилактикалау өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

 Кулларны юабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International