Роспотребнадзор косметиканы ничек дөрес сайларга икәнен искә төшерә. Косметика һәм парфюмерия сайлаганда беренче чиратта парфюмер-косметик товарның яраклылык срогына игътибар итәргә кирәк. Сатучы аны сатып алучыга яраклылык вакыты чыкканчыга кадәр тиешле рәвештә файдаланыла алырлык исәп белән тапшырырга тиеш. Шуннан соң товарларның бу төркеме өчен мәҗбүри белешмәләрне өйрәнергә кирәк: косметика атамасы, аның компонент составы, ул күрсәтә торган эффект, кулланыш характерын, саклау ысулларын һәм шартларын, күләмен һәм массасын, дәүләт теркәве турындагы белешмәләрне ачыкларга.
Ингредиентларның язылу тәртибе продукт составында күпме күләмдә булуына карап билгеләнелә. Әйтик, әгәр дә иң беренче итеп артезиан суы дип язылган икән, димәк, ул әлеге продуктта күбрәк, иң соңыннан язылганы анда азрак дигән сүз. Исемлекнең иң ахырында, гадәттә, консервантлар белән ароматизаторлар була.
Косметика составындагы AQUA (су). Стандарт кремнарда (бит кремы) су 60 проценттан күбрәк була. Әмма ул дымландыргыч компонент булып тормый. Су продукт составындагы башка компонентларны эретү өчен кирәк, шулай ук ул кремга гель формасын бирә.
Mineral Oil (минераль майлар) макияжны сөртеп-юып алу чараларында очратырга була. Алар макияжны җиңел итеп юып алырга булыша, бит тиресен йомшак итә. Шунысын да истә тотыгыз: майлар тирегә сеңми, аның өслегендә кала һәм күзәнәкләрне каплап куя. Һәм ул, үз чиратында, тирене сусызландыра. Шуның өчен макияжны сөртеп кенә алучыларга соңыннан битләрен су белән юарга киңәш итәләр.
Glycerin (глицерин), Propylene Glycol (пропиленгликоль). Алар бит тиресен дымландыра, йомшарта. Әмма халыкара стандартлар буенча, алар продуктта 5 кенә процент булырга тиеш, чөнки глицерин белән пропиленгликоль артык күп булган очракта, бит тиресе кибә, тартыла.
Urea (мочевина). Бу атамадан куркырга кирәкми. Ул бит тиресен дымландыра, тынычландыра, башка актив матдәләргә тирегә үтеп керергә булыша. Тик аңардан аллергия дә булырга мөмкин.
Alcohol (спирт) тирене киптерә. Аны косметикада антисептик, эреткеч буларак кулланалар.
Alcohol free (спиртсыз) дигән язу да очрарга мөмкин. Димәк, продуктта этил, каприл, цетил, лаурил спирты юк. Алар да бит тиресен корыта, ялкынсындыра.
Paraben (парабеннар) – консервантларның гомуми атамасы. Аларны, гадәттә, косметикада гына түгел, ризыклар әзерләгәндә, фармацевтикада да микроблар барлыкка килмәсен өчен кулланалар. Парабеннарны бүген теш пастасы, шампунь, дезодорантларда да күрергә була.
Экстрактлар (сыгынты). Косметик чараларда, җиләк-җимеш, алоэ, роза чәчәге һәм башка сыгынты дигән язулар була. Алар үсемлек чималыннан ясала һәм бит тиресен витаминнарга баета, картаю процессын акрынайта.