2024 елның 27 маенда 9.00 сәгатьтә дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының утызынчы утырышы була. Үткәрү урыны: Мамадыш шәһәре, М..Җәлил, 23/33 нче йорт, Совет һәм Башкарма комитетның утырышлар залы.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе 2024 елның 24 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта -5˚ кадәр салкын көтелү турында хәбәр итә.
Үткәрү вакыты: 24 май, 10.00сәг.- 12.00 сәг.
26 майга туры килә торган Россия эшкуарлыгы көне алдыннан Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә милек хокукларын теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.
Гаилә елында Мамадыш урамын экзотик ромашкалар - газанияләр бизәячәк.«Мамадыш ЖКУ» хезмәткәрләре чәчәк түтәлләренә һәм һәркем өчен гадәти булган петунья, бәрхет гөле, сальвия, кебек чәчәчкләрне күчереп утыртырга өлгерделәр дә инде. Беренче тапкыр урам бизәлеше өчен алиссум кулланылачак. Гомумән алганда, сүз 3 меңнән артык чәчәк турында бара.Бу узган еллардагы кебек. Ә менә чәчәк локацияләре Совет урамында һәм Ушма елгасы аша күпер өстенә эленгән кашпо хисабына өстәләчәк.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» (алга таба – Конкурс) региональ конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең «минем бизнес» үзәгенең социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану буенча хезмәт гамәлгә ашырыла.
«Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2024 елның 29 маенда 10-14 сәгатьләрдә мәгариф мәсьәләләре буенча «хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү, җәйге ял оештыру һ. б.).
Түләүсез юридик ярдәм - сезнең законлы хокукыгыз!
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш шәһәренең Азык - төлек кибетләре хезмәткәрләре белән Россиядә азык-төлекне дистанцион ысул белән сату үзенчәлекләрен белү буенча семинар-уку үткәрделәр.
Мамадышта универсаль спорт залы төзелеше дәвам итә. Ул 2025 елның көзендә ачылыр дип көтелә. Шәһәрнең 1 нче мәктәбе янындагы ике катлы бинаны төзү «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында, Мамадышның «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»федераль программасында җиңүе нәтиҗәсендә башланды. Өске катта тренажер залы, аскы катта универсаль спорт залы урнашыр дип планлаштырыла.