Мамадышта яшәүче Фәүзия апа Гаянова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Фәүзия апа үзенең юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.Ул 1930 елның көзендә Кече Кирмән авылында туа, ә үзенең аңлы тормышын «Мамадыш»совхозына багышлый. Аның тормыш юлы-ул тулы бер тарих. Яшь чагында Фәүзия апа Пермьгә китеп тимер юлда эшли иде. Кече ватанына кайткач, Камил Гаяновка кияүгә чыга. Бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Ул елларда совхоз зур һәм үсештәге хуҗалык була. Җиңел булмый, ләкин эш бар кешегә дә җитәрлек була. Эштә булуга карамастан, гаилә һәрвакыт үзенең зур ярдәмче хуҗалыгын да алып бара, өйдәге эшне эшләргә дә, бакчаны карарга да өлгерәләр. Туган көнегез котлы булсын, Фәүзия апа, иң изге теләкләр сезгә!