Мамадыш муниципаль районының 28 авыл җирлегендә хисап сессияләре узды. Очрашу барышында һәр җирлек җитәкчесе узган чорда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм агымдагы елга территорияләрне үстерү планнары белән таныштырдылар.
Чаралар район җитәкчелеге катнашында узды. Җирлек башлыклары чыгышыннан соң халык белән ачык диалог булды, анда катнашучылар сораулар бирә һәм актуаль проблемаларны җиткерә алдылар. Албай, Кляуш, Омар, Урманчы һәм Сон авыл җирлекләрендә яңа башлыклар билгеләнде.