Сегодня состоялось первое заседание Совета Мамадышского муниципального района пятого созыва.

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә муниципаль район башлыгын яңадан сайлау булды. Депутатлар бертавыштан Вадим Никитин өчен тавыш бирде, ул район белән җитәкчелек итүен дәвам итәчәк. Тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, ул рәсми рәвештә үз вазыйфасына керешеп, ант бирде.

Авыл җирлекләре җитәкчелегендә дә үзгәрешләр булды. Беренче тапкыр башлыклар булып Климент Кирушин (Албай авыл җирлеге), Юрий Долгов (Келәүш авыл җирлеге), Илфат Әхтәмов (Омар авыл җирлеге), Рөстәм Мөхәммәтҗанов (Сон авыл җирлеге) һәм Айрат Яхин (Урманчы авыл җирлеге) билгеләнде. Моннан тыш, депутатлар Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гариповның үз теләге белән вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын карады. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шулай ук район үсешенә керткән зур өлеше өчен Рәшит Мөхәммәтдин улы муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Хөрмәтле депутатлар! Сезгә чын күңелдән уңышлар телибез! Сезнең эшегез нәтиҗәле һәм район халкы иминлеген кайгыртып башкарылсын дигән теләктә калабыз.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International