Мамадышта шәһәр башлыгын сайлап куйдылар

2025 елның 20 сентябре, шимбә

Бүген Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәре Советының беренче утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шәһәр башлыгын сайлау булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан бу вазыйфага Вадим Никитинны сайладылар. Үзенең чыгышында ул ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм Мамадыш шәһәре хакына эшнең дәвам итәчәгенә ышандырды. Шулай ук Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары Владислав Захаровның вәкаләтләрен үз теләге белән туктату турында Карар кабул ителде. Аның урынына Олег Рылов сайланды, аның кандидатурасын да депутатлар бертавыштан хуплады. Аның тәҗрибәсе һәм белеме шәһәр Советы эшендә файда китерәчәк. Моннан тыш, Мамадыш муниципаль районының вәкиллекле органына Мамадыш шәһәре вәкиле итеп «Мамадыш сәнәгать комбинаты» ҖЧҖ директоры Роберт Сабиров сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International