ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2024 ел
сишәмбе

Мамадыш районынның Зур Шыя авылында 15 нче июньдә Республика күләмендә мари халкының "Семык" бәйрәме узачак.

Район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте терапия бүлеген капиталь ремонтлауның башлануын күрсәтүче фотолар бастырды. Исегезгә төшерәбез, быел март аенда медицина учреждениесе яңа иркен вестибюльгә ия булды, поликлиника блогында уңайлы көтү зонасы, картотека, гардероб һәм кафе барлыкка килде, ә бина фасадында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты символикасы пәйда булды. Күптән түгел хирургия бүлегендә капиталь ремонт тәмамланды.

Мамадышта Чапаев һәм октябрьнең 18 еллыгы урамнарын автомобиль күпере тоташтырачак. Ул 2025 елның җә ахырына кадәр төзелеп бетер дип көтелә. Бу хакта шәһәрнең Башкарма комитетында хәбәр иттеләр.Күпер кичүенең озынлыгы - 52 метр, киңлеге тротуар зонасын исәпкә алып - 12 метрга якын. 


20
май, 2024 ел
дүшәмбе

20224 елның 21 маенда 13.00-21.00 сәг. аралыгында һава торышы үзгәрү мөмкинлеге турында.

Ата-аналар баланың сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга, аның иминлеген тәэмин итәргә, аның өчен җаваплылык тотарга, шулай ук бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга тиеш.

Район прокуратурасы аңлатканча, 2023 елның 31 июлендәге 398-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Җинаять кодексына  “Объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы яклануына таләпләрне бозу” дигән яңа 217.3 статья кертелгән.

 

Район прокуратурасы аңлатуынча, 2023 елның 4 августындагы 502-ФЗ номерлы Федераль закон белән административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына (алга таба – РФ Административ хокук бозулар кодексына) 14.67 «тәмәке әйберләре, тәмәке продукциясе, никотинлы продукция һәм (яки) аларны җитештерү өчен чимал җитештерү яки әйләнешкә таләпләрне бозу»дигән яңа статья кертелгән.

Имтихан чоры - организм өчен стресс, аны дөрес туклану режимы җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

Укучының туклануы төрле булырга тиеш. Азык-төлекне аксымга бай: йомырка, эремчек, сыр, сөт  ботка һәм тулы бөртекле икмәк. Көндезге һәм кичке аш вакытында тулы кыйммәтле витамин чыганаклары: сыер ите, бозау, куян, кош-корт ите, шулай ук балык булырга тиеш.

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала.  Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә  ярдәм итү максатларында, гаилә тарихы призмасы аша ил һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ «Гаилә архивын дәвам ит» республика конкурсын  үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International