Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 мартыннан «төзегәнсең икән - теркә» принцибы буенча эшлиячәк федераль закон (487 – ФЗ) үз көченә керә.
Шулай итеп, яңа закон нигезендә, объект (бина, корылма, индивидуаль торак йорт, бакча йорты, машина урыннары һ.б.) төзелгәннән соң, аны эксплуатацияләүгә керешкәнче, бу объектны кадастр исәбенә куярга һәм хокукны теркәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестрында күчемсез милек объекты төзелеше кайчан тәмамланган дип санала дигән сораулар ешайды.
Бу сорауларга Татарстан Росреестры эксперты Александра Абдуллина җавап бирә:
- Бина яисә корылманы төзү яисә реконструкцияләү тәмамланган көннән санала:
1) бинаны яисә корылманы файдалануга тапшыруга рөхсәт алу;
2)төзелгән яисә реконструкцияләнгән индивидуаль торак төзелеше яисә бакча йорты объектларының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законнар таләпләренә туры килүе турында хәбәрнамә алу;
3) Әгәр бинаны яисә корылманы төзү яисә реконструкцияләү өчен төзелешкә һәм проект документациясен әзерләүгә рөхсәт алу таләп ителмәсә, кадастр исәбен алып бару. Әлеге норма, мәсәлән, торак яки бакча йортына карата кулланылырга мөмкин.