2025 елның гыйнварында Татарстан яңа төзелешләр базарында үзгәрешләр юк

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Төбәк Росреестры мәгълүматлары буенча, гыйнварда Татарстанда яңа төзелешләр базарында килешүләр саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган. Агымдагы елның беренче аенда республикада өлешләп төзелештә катнашу буенча 1 372 шартнамә теркәлгән, бу узган елның 1 363 шундый шартнамә теркәлгән чоры белән чагыштырырлык. Шул ук вакытта 2025 елның гыйнварында ДДУ саны 2023 елның беренче ае нәтиҗәсеннән 12,5% ка артыграк – 1 220 ДДУ.     

"Мәгълүмат киңлегендә даими рәвештә яңгырый торган пессимистик фаразларга карамастан, без Татарстан яңа төзелешләр базарында тотрыклылык саклануын күрәбез. Әгәр алдагы еллар күрсәткечләренә карасак, хәтта уңай динамика да күзәтелә. Мәсәлән, 2023 елның гыйнвары белән чагыштырганда яңа төзелешләрдә фатирлар белән килешүләр саны 12% ка арткан», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International