Мамадышта паспортлар тапшыру тантанасы булды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Мамадышта Беренчеләр Хәрәкәтенең  "Без - Россия гражданннары!" проекты кысаларында паспортлар тантанасы узды. Әлеге чара Ватаннны саклаучылар көненә багышлап үткәрелде.

Россия гражданинының шәхесне раслаучы күптән көтелгән документы белән  бергә 28 райондашыбыз Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтеннән, «Бердәм Россия» партиясеннән бүләкләр, ата-аналардан үгет-нәсихәтләр һәм район җитәкчелегеннән изге теләкләр кабул итеп алдылар. Район башлыгы  Вадим Никитин исеменнән укучыларны район  Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Фаизов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International