23 февраль Россия Почтасының заказлар бирүче бүлекчәләреннән башка республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Бу көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
22 февральдә почта бүлекчәләренең эш көне, заказлар бирү пунктларыннан тыш, бер сәгатькә кыскартылачак. Пенсияләрне һәм пособиеләрне хат ташучылар Россия Социаль фондының Республика бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.