2017 нче елның 12 нче февраль көнне Норма урман хуҗалыгында гомер итүче, тыл ветераны Мубаракшина Нәсимә Зиннәт кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
“Россия чаңгы юллары-2017“ кысаларындагы чаралар районыбызда өч көн дәвам итте. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, төбәгебезнең 5500дән ар тык кешесе чаңгы юлларына баскан.
Агымдагы елның 1нче февраленнән айлык акчалата түләүләр (ЕДВ), шул исәптән социаль хезмәтләр җыелмасы да 5,4 процентка индексацияләнде. Аерым категориягә кергән 4780 райондашыбыз өстәмәләр алачак.
Узган шимбәдә Мамадышның стадион-ипподромында мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмер кызлар һәм малайлар чаңгыда узышу буенча Татарстан беренчелегендә көч сынашса, ирләр һәм хатын-кызлар республика чемпионатында араларыннан иң көчлеләрен барладылар. Ярышларда җөмһүриятебезнең ун командасыннан йөздән артык спортчы катнашты.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсының зона этабы җиңүчеләре арасында райондашларыбыз Юлия АПОЛОНОВА һәм Миләүшә ХӘСӘНОВА да бар.
2017 башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 185 тикшерү уздырылган. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 18 әгъзасына тикшерү уздырылган.
ECO BEST AWARD Экология, энергия һәм ресурслар саклау өлкәләре премиясе алу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә.
Татарстан фотосөючеләрен “Россиянең су хәзинәләре” Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотографияләре конкурсында катнашырга чакыралар.
2017нче елга чыккач гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен электр энергиясенә түләүдә үзгәрешләр керүе турында сүзләр йөри башлады.
2017 елның 19-21 апрелендә Мәскәүдә “Кунак Сарае” күргәзмә комплексында "Милләтнең сәламәтлеге – Россия үсешенең нигезе" XI Бөтенроссия форумы узачак. Форумны “Милләт сәламәтлеге Лигасы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм РФ сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.