2017нче елга чыккач гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) өчен электр энергиясенә түләүдә үзгәрешләр керүе турында сүзләр йөри башлады. Төрле законнарга, карарларга үзгәрешләр әледән-әле булып торганлыктан, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, “Татэнергосбыт“ АҖнең Алабуга бүлекчәсенең Мамадыштагы клиентларга хезмәт күрсәтү офисы участок начальнигы-җитәкчесе СЕРГЕЙ ПОЛЯКОВка мөрәҗәгать иттек.
Сергей Семенович, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне тоту мәсьәләләре турында“гы 1498нче санлы 2016 ел 26нчы декабрь карары нигезендә, “гомумйорт ихтыяҗларына коммуналь хезмәтләр куллану нормативы“ тигән төшенчә бетерелеп, аның урынына “күпфатирлы йортта гомуми милекне куллану максатыннан коммуналь ресурсларны куллану нормативлары“ дигән төшенчә кертелә. Болар халыкның түләүләрендә, квитанцияләрдә ничек чагылыш табачак? –Әлеге карар буенча ОДН нормативлары, коммуналь хезмәт буларак, Россия Федерациясенең субъектлары тарафыннан көйләнә. Татарстанда ул Тарифлар буенча дәүләт комитетына йөкләнгән. Гомумйорт ихтыяҗларын электр белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр куллану нормативлары күпфатирлы йортның ничә катлы булуына, лифты, салкын һәм кайнар суларны куу өчен насослары булу-булмауга... карап тормышка ашырыла. Бездә нигездә подъездлар, чардаклар, подвалларны яктырту өчен электр энер- гиясе тотыла, күпфатирлы йортлар 1-5 катлы. Моның буенча норматив – бер квадрат метрга 0,822 кВт сәгать. Башка җиһазлар да булганда –0,922 кВт сәгать. Ленин урамындагы 101нче, Черкасс урамындагы 18нче, Давыдов урамындагы 40нчы А йортларга насослар куелган, аларда норматив 1,718 кВт сәгать була. Моннан соң Мамадыштагы идарәче компания хезмәт күрсәтә торган йортларның фатирларына килә торган безнең квитанцияләрдә ОДН дигән графа булмаячак. Ул коммуналь хезмәтләргә кертелә. –Моннан ун ел элек халыктан ОДНга кагылышлы зарларны күп ишетергә туры килә иде. Соңгы елларда алар кимеде. Сәбәбе нидә? –Районыбыз һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан, ОДН хисаплауларын киметү өчен, күп төрле чаралар күрелде. Йорт яны территорияләрен яктырту шәһәр электр челтәрләренең урамнарны яктырту линиясенә күчерелде, подъездларга лампочкаларны тавышка карап кабыза торган җайланмалар урнаштырылды счетчиклар баскыч мәйданчыкларына чыгарылды, аларның күрсәткечләре, “Энергосервис“ ҖЧҖ тарафыннан, “Челтәр компаниясе“ ОДПУ ААҖ белән бер үк көнне язып алына. Беренче көнне–айның 23ендә–Ушма аръягында һәм “Мамадыш“ совхозы бистәсендә, икенче көнне–24ендә шәһәр үзәгендә. “Мамадыш“ совхозы бистәсенең Үзәк урамында, Мамадыш шәһәренең Ленин урамындагы 101нче, Домолазов урамындагы 8нче А йорты янында гына өйләр тирәсен яктыртуны урам линиясенә күчерәсе калды. 2017нче елның 1нче гыйнварына фатирлар эчендә 96 хисап приборы калган иде. Гыйнвар аенда, “Энергосервис“ ҖЧҖ тарафыннан, тагын 16 прибор күчерелде. Идәрәче компания һәм шәһәр башкарма комитеты, Красная Горка авыл җирлеге җитәкчеләреннән бу мәсьәләне үз контрольләренә алуларын сорар идем. Ахыргы нисбәттә, РФ Хөкүмәте карары буенча, ОДН буенча нормативтан тыш тотылган электр энергиясе өчен идарәче компанияләр түлиячәк. Норматив буенча анализлап карадык. Былтыр шәһәребездәге берничә күпфатирлы йортта ОДН чыгымнары нормативтан артып китте. РФ Хөкүмәтенең 679/тп санлы 2016нчы ел 7нче ок тябрь карары буенча, һәр күпкатлы йорт идарә итү формасын сайларга тиеш. Бездәге 139 күпфатирлы йортның 126сы идарә формасы итеп “Идарәче компания“не сайладылар. Биш йорт – күпфатирлы йорт белән турыдантуры идәрә формасына тукталды. Болар–Юлчылар бистәсендәге йортлар. Бүгенге көндә 8 йорт идарә һәм хезмәт күрсәтү формасыз кала бирәләр. Болар–Мамадышның Домолазов урамындагы 25нче А һәм 30нчы, Кызылармиячеләр урамындагы 25нче, Соколканың Лесная урамындагы 1нче һәм 2нче, Берсутның Береговая урамындагы 22нче, Кама урманчылыгының Селенгур урамындагы 8нче, Түбән Тәкәнешнең Куйбышев урамындагы 18нче йортлар. Бу йортларда яшәүчеләргә тизрәк карар кабул итәргә кирәк. Нәкъ менә шушы йортларда халыкның хезмәт күрсәтмәүдән һәм ОДН күп хисапланудан канәгатьсезлеге зур. –Халык арасында электр энергиясенә вакытында түләмәүчеләр, бурычлары җыелучылар да бардыр. Алар белән мөнәсәбәтләрне җайга салуда да үзгәрешләр юкмы? –Узган елның икенче яртысыннан башлап, авыл җирлекләре җитәкчелеге, элемтә бүлекчәләре белән берлектә, хезмәт күрсәтү килешүләрен тикшереп чыктык. Йортлар адресларында һәм милек хуҗаларында шактый үзгәрешләр табылды. Шуннан соң һәркайсына килешүләрне яңадан төзү турында хәбәр җибәрелде. Әгәр дә варислар реакция ясамаса, электр белән тәэмин итүне чикләүгә барабыз. Быелның 1нче гыйнварыннан гамәлгә кергән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1498нче карары нигезендә, башкаручы бурычлы кулланучыга коммуналь хезмәтләр буенча бурычларын 20 көн эчендә түләп бетерү турында хәбәр җибәрә. Башкаручы, бүтән кисәтеп тормыйча да хезмәт күрсәтүне туктатырга мөмкин. Хәзер элеккеге кебек 3 көн алдан яңа хәбәр җибәрү кирәкми. Бурыч тулысынча түләп бетерелгәннән һәм яңадан коммуналь хезмәтләр күрсәтә башлау өчен түләү керткәннән соң гына һәм электр энергиясе 2 көн эчендә яңадан бирелә башлый.
Әңгәмәне МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ үткәрде.