10нчы февральдә Алабугада узган зона турында Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай, Алабуга районнарыннан килгән хатын-кызлар көч сынашты. “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”, “Хатын-кыз – галимә”, “Язмышым – һөнәрем” (производствода эшләүче), “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Өченче буын героинясы”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Ир-ат – мәрхәмәт- ле йөрәк”, “Ир-ат – лидер” номинацияләрендә чыгыш ясаучылар арасында нинди генә шаккатмалы язмышлы хатын-кызларны очратмыйсың! Алабугалы Гүзәл Бакирова – церебраль паралич белән өч бала тәрбияләп үстерә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша; Менделеевск районында яшәүче җиде бала анасы (имчәк баласы да кулында!) Лидия Никитина удмурт милли ансамблен җитәкли; алабугалылар мәдәниятенең йөзек кашы – Мироваевлар династиясе дәвамчысы Диләрә Сәйфуллина әти-әнисе, туганнары, хезмәттәшләре белән искиткеч чыгыш әзерләгән... Һәр номер оригиналь, истә кала торган... Чиратта – безнең мамадышлылар. Да, я – Юлия, Юла! Я всю жизнь такой была! Дайте мне любое дело – Сделаю его я смело! – дип башлап җибәрде сүзен “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” номинациясендә чыгыш ясаган райондашыбыз Юлия АПОЛОНОВА. 40 ел мәктәпкәчә балалар учреждениесендә эшләп, хәзер дә үз балаларының, оныкларының тәрбиячесе булып калуын дәвам иткән, балалар бакчалары, мәктәпләр, башка оешма-предприятиеләр белән тыгыз хезмәттәшлек иткән, иҗади кичәләр үткәргән, үзенең шигырьләрен сөйләгән ханымның җитешмәгән җире юк, лаеклы ялга чык- кач “икенче сулышы“ ачылды. Алабуга сәхнәсендә дә үзен судагы балыктай хис итте ул: Җир шарындагы тынычлыкны саклау зарур лыгы, халыклар дуслыгы, туган якның кадерен белү турындагы ватандарлык рухы белән сугарылган шигырьләрен сөйләде; балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Марина Квасникова автор сүзләренә Александр Штейнгауэр көй язган “Россия –безнең йортыбыз” дип исемләнгән җырын башкар- ды “Кристалл”, “Вдохновение” бию төркемнәре чыгышларны иллюстрациялә- деләр; жюрига хризантема чәчәкләре, китапларын бүләк итте. Тормыш юлыгызда авыр сынаулар белән күзгә-күз очрашырга туры килсә, сезгә киңәшем шул: үзегезне кулга алырга тырышыгыз, жәлләмәгез һәм иң кирәклесе: үзегезгә ышаныгыз! Шундый автоһәлакәттән соң исән калганмын, күктәге безнең язмышны хәл итүчеләр, кертмичә, каршымда капкаларын ябып куйганнар икән, димәк, мине алар башка кешеләргә үрнәк, гыйбрәт булсын, дигәннәрдер. Җәй буе җиләк-җимеш җыярга яратам, сәламәт вакытта да аның хәтле җыя алганым булмады. Үрмәләп 2-3 километр йөримдер, каен җиләген биш литрлы чиләк тутыргач, үземдә нинди горурлык хисләремне кичергәнемне күрсә- гез! Спорт минем хәзерге тормышымда аерым урын алып тора, Мамадышта инвалидлар арасында адаптацион физкультура белән шөгыльләнүче тренер Вәсимә Имамова бар, ул безне нинди төрләргә генә өйрәтми. Узган ел Татарстан Ре- спубликасы чемпионатында алты тапкыр беренчелекне яуладым. Тренировкалар, спорт ярышлары–сәламәтлегемне ныгыту, җыйган җиләкләрем–кыш көне тәмле кайнатмалар белән чәй эчү; чит илләргә сәяхәтләр кылуым–аң дәрәҗәмне үстерү; руль артында шофер булуым мөстәкыйль тормышымны алып бару өчен. Мин үземнең бу чыгышым белән, коляскага утырдым, дип кенә тормышның туктап калмаганын күрсәтәсем килде. Күрәсезме: ул тулы куәтенә дәвам итә! Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз, уңышлар Сезгә! –“Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә чыгыш ясаган Миләүшә ХӘСӘНОВАның әлеге сүзләрен зал алкышларга күмде. Ике райондашыбыз да җиңү яулады. Юлия Сергеевнага хәйрияченең махсус бүләге дә тапшырылды. Аларны жюри рәисе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова тәбрикләде. Чара концерт номерлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды, бик югары рухта узды.