Соцпакет хәзинә булып чыкты.

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Социаль хезмәтләр җыелмасынмы (дарулар, дәвалану, медицина хезмәте күрсәтелгән җиргә бару-кайту), әллә акчалатасынмы алу мәсьәләсе ел саен ташламалардан файдаланучылар алдына килеп баса һәм аны һәркем үзе хәл итә. Авыру кешеләргә башта әйбәтләп уйлау кирәк, нәрсә мөһимрәк: сәламәтлегеңне тотрыклы тоту өчен ай саен кирәкле дарулар алумы, шифаханәләрдә дәваланумы, яки юл чыгымнарын компенсацияләүме, әллә бөтенесе урынына 1048 сум 97 тиен акчага барын да үзең сатып алумы? Кулымдагы ТР Премьер-министры урынбасары, әлеге юнәлеш буенча ведомствоара комиссия рәисе В.Г.Шәйхеразиев юллаган документлардан күренгәнчә, Мамадыш районында 2017нче елга социаль хезмәтләр җыемыннан (шул исәптән дару белән тәэмин итүдән) “баш тартучылар“ның индикатив күрсәткече 66,5 процент тәшкил итә. Күпчелек аны акчалата алуны хуп күрә шул. Тик бүгенге әңгәмәдәшем (мәгълүм сәбәпләр аркасында исемен язмыйм) соцпакетның аның тормышында никадәр зур роль уйнаганын үз мисалында конкрет аңлатты. Аның чынбарлык ярылып яткан сүзләре, акыллы файдалы киңәшләре, бу дилемманы хәл иткәндә, бәлки кемгәдер ярап куяр. Җир җимертеп йөргән җиремнән, 2006нчы елда кисәк кенә нык авырый башладым. Җитди диагноз куйдылар. Операция билгеләделәр. Тик аның нәтиҗәсе минем өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин иде. Әтием каршы килде, табибтан: “Савыгуның тагын нинди юллары бар?!“ – дип сорагач, тегесе бик кыйммәтле дарулар турында әйткән. Ирландиядә җитештерелә торган ул препаратның бер ампуласы 60-70 мең сум тора икән. Ә бер курс дәвалану өчен кимендә өч ампула кирәк. Үзебезнең туганнар, җитәкчеләр көче белән ике ампулага акча җыя алдык. Бу күлгә тамчы гына иде. Кеше хәлен кеше беләмени, үз башына әгәр төшмәсә, дигәндәй, хастаханә юлында боҗрадагы тиен сыман әйләнеп йөри торгач, үзең дә, туганнар да күп нәрсәләрне аңлый башлый. Тормышымның куркыныч астында, исән калу өчен “су астындагы ташларны“ шәйләп, шуларга баса-баса аргы якка сикереп чыгарга кирәк икәнен үзем дә яхшы төшендем. Инвалидлык бирделәр, ташламаларның асылы турында тәф- силләп белештек. Ул соцпакет, дигәннәре минем сирәк очрый торган авыруым өчен хәзинә булып чыкты. Дүрт ел рәттән алтышар тапкыр шул даруны тамчылаттырырга РКБның махсус лицензияле табибларына йөрдем. Гастроэндокринология бүлегендә үз кешегә әйләнеп беттем. Хәзер, тьфү-тьфү, әйтмәгәнем булсын, үземне яхшы хис итәм. Соңгы баруымда табиб халәтемнең яхшыруын әйтте, анализлар да шуны күрсәтә. Әйе, саулык бик зур байлык ул. Мондый хәлләргә дучар булырмын, дип һич башыма кертеп тә карамаган идем, тормыш хәрәкәт итәргә үзе мәҗбүр итә шул. Хәзер үзем гаилә башлыгы, яраткан хатыным, ике балам бар. Әти-әниемә, гаиләмә, җитәкчеләремә, табибларга, туганнарыма, өшкерүче әбигә, Аллаһы Тәгаләгә көн саен рәхмәтләр укыйм, һәммә кешеләргә сәламәтлек телим. Алга таба һәр туган яңа көнгә шатланып, бер-беребезгә игелекләр генә кылып, матур итеп яшисе дә, яшисе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International