Безнең инвалидлар көчлерәк.

2017 елның 11 феврале, шимбә

Узган шимбәдә Мамадышның стадион-ипподромында мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмер кызлар һәм малайлар чаңгыда узышу буенча Татарстан беренчелегендә көч сынашса, ирләр һәм хатын-кызлар республика чемпионатында араларыннан иң көчлеләрен барладылар. Ярышларда җөмһүриятебезнең ун командасыннан йөздән артык спортчы катнашты.

Физик мөмкинлекләре чикле спортчылар районыбызның спорт казанышларына лаеклы өлеш кертә. Инвалидлар ел буена барлык ярышларда, турнирларда актив катнашалар, күзгә күренерлек уңышларга ирешәләр. Соңгы елларда алар арасында төрле спорт бәйгеләре уздыру эзсез югалмый. Республикабызда инвалидлар өчен уздырыла торган Паралимпия уеннарында зур уңышларга ирешкәннәр дә шактый инде. Шуларның берсе Ирина Полякова да бездәге бәйгеләргә килгән иде. Дүрт Паралимпия уеннарында катнашып, төрле медальләр яулаган кеше ул. Дүрт мәртәбә чаңгыда узышу һәм биатлон буенча дөнья чемпионы исемен йөртә. Cезнең Мамадышка беренче генә килүем түгел инде. Биредә ярыш бәйгеләрне тиешле югарылыкта оештыра беләләр. Тагын шунысына игътибар иттем, төбәгегездә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Бит спорт безнең кебекләргә күп кенә борчумәшәкатьләрне онытып торырга ярдәм итә. Мин үзем өч яшьтән аяксыз калдым, интернатта тәрбияләндем. Тормыш авырлыкларын җиңү миңа күп кенә уңышларга ирешергә ярдәм итте. Аллага шөкер, улым бар, башкалабызда аерым йортта яшибез. Безнең кебекләр өчен иң мөһиме – тормыштагы теләсә нинди авырлыкларга бирешмичә, алга максатлар куеп яшәү, дип саныйм, – ди ул. Бәйгеләрне ачу тантана- сында чыгыш ясаган Татарстан инвалидларының физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина да мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен төрле дәрәҗәдәге ярышларны уздыру өчен Мамадышта бөтен шартлар да тудырылуын ассызыклап үтте. Ярышларга килгәндә, инвалидлар авырулары буенча төрле категорияләргә бүленеп көч сынаштылар. Араларында чаңгы юлларында сәламәт кешеләр дә күрсәтә алмаган тизлек белән билгеләнгән дистанцияне узучыларны да күрергә насыйп булды. Аеруча, мамадышлылар сөендерде. Яшүсмерләрдән Мамадыш интернат-мәктәбендә һәм Политехник көллияттә бе- лем алучылар Анатолий ОСИПОВ, Регина ГӘРӘЕВА, Чулпан РӘДҖАПОВА, Павел ШИМАНОВ, Регина ГӘРӘЕВА, Алина АРУТЮНЯН, Денис СЛАБЕНКО үз категорияләрендә беренче-өченче урыннарны яуладылар. Ир-егетләребез һәм хатын-кызларыбыз да сынатмадылар. Анна ЧЕКМАКОВА, Миләүшә ХӘСӘНОВА, Зөбәрия МӨХЕТДИНОВА, Ольга ЕРМОЛАЕВА, Гөлнара ӘХТӘМОВА, Гүзәл ГАРИФУЛЛИНА пьедесталның беренче-өченче баскычларына күтәрелделәр. Ир-егетләрдән мондый бәхет Айнур ВӘЛИНУРОВ, Артур АФАНАСЬЕВ, Сергей ЯРУТИН һәм Евгений АРХИПОВларга тәтеде. Безнекеләр гомумкоманда беренчелегендә дә көндәшләреннән өстен булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International