"Милләтнең сәламәтлеге – Россия үсешенең нигезе" XI Бөтенроссия форумы.

2017 елның 10 феврале, җомга

2017 елның 19-21 апрелендә Мәскәүдә “Кунак Сарае” күргәзмә комплексында "Милләтнең сәламәтлеге – Россия үсешенең нигезе" XI Бөтенроссия форумы узачак. Форумны “Милләт сәламәтлеге Лигасы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм РФ сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.

Форумның төп темасы – Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ведомствоара Стратегиясе нигезендә халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм контрольдә тоту.

Форум күргәзмәсендә иң яхшы тармак һәм региональ программалар, проектлар, күрсәтелгән темага практик эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк, конгресста Ведомствоара Стратегия хакында фикер алышулар узачак, фестиваль һәм конкурс программасы оештырылачак.

Форум РФ хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ спорт министрлыгы, РФ мәдәният министрлыгы, РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы, РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, РФ оборона министрлыгы, Туризм буенча Федераль агентлык, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт, РФ Иҗтимагый палатасы һ. б. ярдәме белән үткәрелә.

Форум чаралары турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган: www.znopr.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International