Балачагы ямьле Шыя буенда узган. Яз көннәрендә ургылып Шыя ага. “Нигә ярсыйсың, җаным, ике-өч көннән барыбер тынычланасың бит”, – дип, су буенда утырырга яраткан Владимир.
КӨНЕН ДӘ, ТӨНЕН ДӘ УЙЛАРГА КИРӘК Татарстанга чын яз килде. Тиздән боз кузгалыр, елгаларда су күтәрелер. Мәгълүм булганча, боз өстендә балык тотарга яратучылар еш кына куркынычсызлык чаралары турында онытып, үзләренең тормышларын куркыныч астына куялар.
Шимбә көнне хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар “Омар“ агрофирмасындагы матур үзгәрешләрне үз күзләре белән күрделәр һәм аларга югары бәя бирделәр.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.03.2017 597№ күрсәтмәсе нигезендә 2017 елның 30 мартыннан 24 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының грантларын алуга конкурска гаризалар кабул итү үткәреләчәк.
Шәһәребездәге академик К.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицейның инглиз теле укытучысы Фаягөл Равил кызы Талипова “Педагогик дебют – 2017“ Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.
Бәхетле аналар котлауны Мамадыш муниципаль районы Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәновтан кабул иттеләр.
ТӨЗЕЛЕШТӘН ТУКТАМЫЙЛАР Республика программасы буенча, Түбән Тәкәнеш авыл җирлегенә яңа бина җиткерелә. Үз биналарына ремонт үткәрү программасыннан былтыр Урманчы һәм Усали җирлекләре файдаланган иде.
Даими стресслар, тормыш ритмы, барысына да өлгерергә кирәклек бер дә яхшыга китермәячәге турында уйлана башладым. Йөрәк “шаяргалый“, баш та авырткалый, сулыш алулар авырая. Хастаханәгә дә бик йөрми идем. Ә хәзер мин уйла- ганга караганда боларның барысы да җитди булса? Анатолий БЕССЧЕТНОВ. Мамадыш шәһәре.“
Татарстан Республикасының балык тоту белән бәйле сулыкларында балык тоту 25нче апрельдән 10нчы июньгәчә тыела.