10 апрель көнне ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана сертификатын тапшырдылар.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче бала тапкан әниләргә тантаналы рәвештә ана сертификатын тапшырдылар.

Бәхетле аналар котлауны   Мамадыш муниципаль районы Җирле пенсия фонды җитәкчесе Шамил Хәсәновтан кабул иттеләр. Ул гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләп калды һәм сертификатны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

     ГХАТ бүлегенең баш белгече Фәния  Гаязова залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Гаиләләрен саклап, һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшәүләрен теләп калды. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International