ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

“Кайгырту“ ачык күңеллелеге белән сокландырды Шунысын ассызыклап узарга кирәк, әлеге мәсьәләләр хатын-кыз депутатларның аеруча игътибар үзәгендә тора.

Үз биналарына ремонт үткәрү программасыннан былтыр Урманчы һәм Усали җирлекләре файдаланган иде. Түбән Тәкәнеш авыл җирлегенең элекке бинасы 1937нче елда ук җиткерелгән булган. 

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Васил Кәбиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов һәм район белгечләре составындагы мәртәбәле комиссия хуҗалыкларыбыздагы техникаларның, амбар хуҗалыгының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп чыкты.

Нинди генә заманда яшәсәк тә, тормышыбызны район газетасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Сәгатьләр буе телевизор карап, радио тыңлап, сайтта утырсак та, ахыр чиктә барыбер өстәлдә яткан газета-журналларга үреләбез.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ниһаять, тагын бер сезон артта калды. 2002нче һәм 2003нче елларда туган хоккейчыларыбыз ул башлануга ук инде көндәшләренә узган ел да Татарстан беренчелеген тикмәгә генә отмауларын дәлилли башладылар.

Элек мәчеткә намазларга, бәйрәмнәргә караңгы урамнардан, яңгыр явып узгач һәм язгы-көзге айларда пычрак ерып йөри идек.

Тормыш иптәшем Камил белән өйләнешеп, 1988нче елда Свердловск өлкәсенә чыгып киткән идек. Тормыш сукмаклары яңадан туган авылыбызга алып кайтты.

Районыбызның “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасында 235 мөслимә исәпләнә. Шуларның 165е – авыллардан. Ел дәвамында күңелле очрашулар, бәйгеләр уздырабыз. Ә чираттагысы–мөселман мәдәнияте белән бәйләнешле лирик монолог–“Мөнәҗәтләр“ бәйгесе иде. Иң башта, бар кагыйдәләрен туры китереп шартнамә төзеп, аның белән аккалфаклыларны таныштырдык.

Быелгы ел экология елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы район күләмендә балалар бакчалары арасында конкурс игълан итте. Шартнамә буенча авыл һәм шәһәр балалар бакчалары ныклы хәзерлек алып бардылар.

Шәһәребезнең 3нче һәм 11нче санлы “Светлячок“ һәм “Ландыш“ балалар бакчаларында кунакта булдык. Экологик темага игълан ителгән бәйгебезнең I туры дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International