Шәһәребездәге академик К.Вәлиев исемендәге икенче санлы лицейның инглиз теле укытучысы Фаягөл Равил кызы Талипова “Педагогик дебют – 2017“ Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.
Мәскәүдә аңа Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшь мөгаллимнәр ассоциациясе Дипломы белән җиңүче медале тапшырылды.