КӨНЕН ДӘ, ТӨНЕН ДӘ УЙЛАРГА КИРӘК Татарстанга чын яз килде. Тиздән боз кузгалыр, елгаларда су күтәрелер. Мәгълүм булганча, боз өстендә балык тотарга яратучылар еш кына куркынычсызлык чаралары турында онытып, үзләренең тормышларын куркыныч астына куялар. Хәзер боз уалучан һәм тормыш өчен куркыныч булуга карамастан, ул эреп беткәнче диярлек сулыкларга киләләр алар. Шундый балыкчыларның ваемсызлыгы фаҗигале хәлләр китереп чыгара да инде. Кешеләр берничә балык каптыру өчен үзләренең тормышлары белән “шаяралар“. Беркем дә ташуларның кайчан башланачагын, аның күпмегә сузылачагын һәм нәтиҗәләрен тәгаен генә әйтә алмый. Мамадыш районында куркыныч зоналарда Вахит (15 йорт, 48 кеше) һәм Иске Закамское (23 йорт, шул исәптән 10 дача участогы, 30 кеше) торак пунктлары ур- нашкан. Су басу куркынычы янаган зоналарда яшәүчеләр- гә, су астында калу ихтималы булган йорт биләмәләрен, идән асларын, коеларны, йорт милкен күз уңында тотып, язгы ташуларга әзерләнергә кирәк. Моның өчен түбәндәгеләр киңәш ителә: алдан ук ашамлыкларны, кием-салымны, эчә торган суны һәм башкаларны запаслап куярга; иң кирәкле документларны (паспорт, туу турындагы таныклык) бер урынга җыярга һәм целлофан пакетка төрергә; куркынычсыз биеклеккә көнкүреш техникасын, җиһазлар- ны, кием-салымны, ашамлыкларны, кыскасы су басудан зыян күрү куркынычы янаган барлык әйберләрне күтәреп куярга; йорт хайваннарының һәм кошкортларның куркынычсызылыгын кайгыртырга. Су басу куркынычы яный башлый икән, түбәндәге телефоннар буенча шалтыратыгыз: 01; 112.