ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Районыбызда яшәүче барлык православие христиан- нарын Изге бәйрәм – Христосның терелеп торган көне белән тәбрик итәм.

Мамадыш игенчеләре бүген кыр эшләрен башлап җибәрделәр.

Казанның “УНИКС” концертлар залында ХVII “Созвездие-Йолдызлык” республика Ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы ачылды. Ул Татарстан Президенты патронатында уза.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Керәшеннәр Пасханы, безнеңчә әйтсәк, Олы көнне, иң күркәм бәйрәмгә саный.

ХАТ ТАШУЧЫЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ “ТАТМЕДИА“ ачык акционерлык җәмгыяте, “Татарстан почтасы“ элемтә бүлекчәләре, хат ташучылар арасында, 2017нче елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА“ газеталары һәм журналларына яздыру буенча конкурс игълан итте.

Быел шәһәребездә биш мәктәпкәчә белем бирү учрежениесе Татарстан Торак, архитектура һәм торак-ком- муналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы “Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт” программасы буенча төзекләндерелә.

Районыбызның Дүсмәт авылында яшәүче Козловлар гаиләсе – төбәгебездә атлар үрчетү белән ныклап шөгыльләнә башлаган хуҗалыкларның чираттагысы. Аларның фермасындагы атлар саны дистәгә якынлашып килә. Моннан тыш, әлеге гаилә ун баш мөгезле эре терлек асрый, 40 гектардан артык җир эшкәртә.

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов Мамадышта гражданнарны кабул итәчәк.

Бүген муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия Совет урамындагы оешмаларның һәм учреждениеләрнең биналарын карап чыкты.

ХАТ ТАШУЧЫЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ “ТАТМЕДИА“ ачык акционерлык җәмгыяте, “Татарстан почтасы“ элемтә бүлекчәләре, хат ташучылар арасында, 2017нче елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА“ газе- талары һәм журналларына яздыру буенча конкурс игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International