ФАБЕРЖЕ ЙОМЫРКАЛАРЫ “ЯЛ ИТӘ“.

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Керәшеннәр Пасханы, безнеңчә әйтсәк, Олы көнне, иң күркәм бәйрәмгә саный. Ул һәр елны 4 апрель белән 8 май араларындагы атнакөнгә (якшәмбегә) туры килә. Әлеге бәйрәмдә христиан дине кануннары белән милли гореф-гадәт тә бергә катышкан. Совет хакимияте елларында дини, милли бәйрәмнәрне тыярга тырышып карасалар да, халык барыбер үзенекен итә – гасырдан-гасырга, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтен саклап кала. Әмма безнең буынга алар шактый зәгыйфь хәлдә килеп җитте. Бүген йомыркаларны Олы көнгә каршы көндә суган кабыгы суы белән буяп кую белән генә чикләнмиләр. Хәзер алардан сәнгать әсәре ясыйлар, араларында Фаберже йомыркасы да көнләшерлекләрен очратырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International