Быел шәһәребездә биш мәктәпкәчә белем бирү учрежениесе Татарстан Торак, архитектура һәм торак-ком- муналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы “Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт” программасы буенча төзекләндерелә. Шунысы сөендерә, аларның барысында да эшләр кыш айларында ук башланды. Капиталь ремонт өчен җаваплы “Инвест-Строй“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгы ять бригадалары иң әүвәл түбәләрне алыштырырга керештеләр. Бүген “Кояшкай“ балалар бакчасында гына санаулы квадрат метрларда түбә ябылып бетмәгән. “Миләшкәй“ балалар бакчасында инде күп эшләр төгәлләнеп килә. Ремонтчылар 87 тәрәзә алыштырганнар. Бакча хезмәткәрләре агач идәннәрдән котылуларына сөенүләрен яшермиләр. Сайгакларны сүтеп алып, башта керамзит җәйгәннәр, аның өстенә бетон түшәлә. Җәмгыять прорабы Назыйм Сафин сүзләренә караганда, биредә җылылык, канализация, су линияләрендә эшләрнең 80 проценты төгәлләнгән инде. Бинаны тышлаучы егетләр дә иң беренче чиратта сыйфатка игътибар бирәләр. “Миләшкәй“ эчендәге буяу-агартуга да телтеш тидерерлек түгел. Бу аңлашыла да, республика, район җитәкчелеге яңартылган мәктәпкәчә яшьтәге учреждниеләрдә балалар өчен дә, бакча хезмәткәр- ләренә дә уңайлы шартлар тудыру шартын куя. Программага эләккән шул ук “Миләшкәй“, “Ләйсән“, “Ландыш“, “Кояшкай“ һәм “Нухрат“ балалар бакчаларындагы эшләрне планда каралган срокка–август аена бетерергә комачаулыклар күренми. Кирәкле материаллар белән әлегә өзеклек туганы юк. Учреждениеләрнең барысында да эшләр параллель алып барыла. Дөрес, “Кояшкай“да җылылык системасын алыштыру өчен сезон ябылганны көтәргә туры килә. Канализация белән дә шулайрак. Безгә бинадагы эшләр тәмамлангач, урамда 50 метр озынлыкта торба сузып, аны үзәк системага тоташтырырга кирәк булачак. Учреждениеләр хезмәткәрләренә дә рәхмәт, ремонт барышында тоткарлыклар булмау – аларның безгә күрсәткән ярдәмнәре нәтиҗәсе, – ди прораб Назыйм Сафин. Быел эчтән дә, тыштан да яңа төсмерләр алган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре алга таба бүгенге көндә тәрбия алучыларның балаларына, оныкларына да хезмәт итәр, дип ышанасы килә.