ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Районыбызның йөзек кашы булган, яратып укый торган “Нократ“ газетасына тиздән бер гасыр була икән бит. Шул уңайдан, кара нинди шәп бәйге игълан иткәннәр: “Нократ“ белән 100 игелек!“ Рәхмәт Сезгә, бик матур фикер бу.


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Чараны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештыра. Быел ул III  Татарстан халыклары Съезды һәм Экология елына багышлана. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгьлүмат үзәге хәбәр итә.

Казанның “Корстон” комплексында узган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды.

17 апрельдан  25 апрельга кадэр #ДОБРЫЙТАТАРСТАН»#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН – изге эшләр эстафетасы башланды. 

1927 елнын 16нчы апрелендә   Мамадыш районы Арташ авылында туып-үсеп    тормышның ачысын-точесен кичереп, авыр тармакларда хезмәт  куйган  тыл ветераны Фархуллина Шамсикамал Фархулла кызы   90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте.

Җилдән җитез йөрергә яраткан, юллардагы, торак пунктларындагы юл билгеләрен инкарь иткән машина йөрүчеләрне аңламыйм мин. Бит юл йөрү кагыйдәләре, алар белән бәйле булган кануннар тикмәгә генә язылмаган. Аларга “төкереп“ караганнар өчен административ җәзалар да йомшак җәеп катыга утыртырлык.

Кызыл Тау авыл жирлеге башлыгы  Гиззатуллина Валия Агмал кызы Мэскэугэ  Совет Федерациясенэ барып кайтты. Ул анда Мамадыш исеменнэн чыгыш ясады, Мамадышта  катнашкан программалар турында сойлэде.  

Ниһаять, тагын бер сезон артта калды. 2002нче һәм 2003нче елларда туган хоккейчыларыбыз ул башлануга ук инде көндәшләренә узган ел да Татарстан беренчелеген тикмәгә генә отмауларын дәлилли башладылар.

Моннан унбиш еллар элек бер авылда оныгы тарафыннан үтерелгән әби турындагы хәбәр күпләрне тетрәндергән иде. Ул, әлеге хилафи гамәле өчен, 7,5 ел гомерен чәнечкеле тимер чыбыклы территориядә уздыра. Аңа төрмәдә утырган вакытта кылган гөнаһы өчен тәүбәгә килергә аз вакыт түгел бу, югыйсә. Әмма...


14
апрель, 2017 ел
җомга

ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР Белгәнебезчә, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучы РФ гражданнары, алдагы елда дәүләт гарантияләгән соцпакетны нинди формада алачаклары турында сайлауларын җирле Пенсия Фонды идарәсенә 1нче октябрьгә кадәр хәбәр итәргә тиешләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International