ХАТ ТАШУЧЫЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ “ТАТМЕДИА“.

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

ХАТ ТАШУЧЫЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘР КӨТӘ “ТАТМЕДИА“ ачык акционерлык җәмгыяте, “Татарстан почтасы“ элемтә бүлекчәләре, хат ташучылар арасында, 2017нче елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА“ газеталары һәм журналларына яздыру буенча конкурс игълан итте. Ул “Иң яхшы шәһәр хат ташучысы“, “Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы“, “Иң яхшы авыл хат ташучысы“, “Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе“, “Журнал тиражы буенча иң яхшы“ номинацияләрендә барачак. Җиңүчеләргә акчалата премияләр каралган. “Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы“ номинациясендә Мамадыштан да җиңү яулап акчалата премияләр алучылар булды инде. Без дә районыбыз хат ташучылары арасында, “Нократ“ һәм “Вятка“ газеталарын яздыру буенча бәйгебезне башлыйбыз. Иң күп подписка җыйган өч шәһәр һәм авыл хат ташучысы кыйммәтле бүләкләребезгә лаек булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International