Республикада «Татарстанның мәдәни мозаикасы» фестивале узачак.

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Чараны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештыра. Быел ул III  Татарстан халыклары Съезды һәм Экология елына багышлана. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгьлүмат үзәге хәбәр итә.

Фестиваль программасы кысаларында 15 апрель көнне «Кольцо» сәүдә үзәгендә концерт, җырлы-биюле флеш-моб кебек чаралар үткәреләчәк.

Программаның төп чаралары «Байтик» сәламәтләндерү лагеренда узачак.

“Татарстанның мәдәни мозаикасы” фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятләрен саклау нигезендә студентлар һәм яшьләр арасындагы милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатында үткәрелә.

Һәр елдагыча чараларда милли-мәдәни яшьләр оешмаларыннан 150ләп вәкил, шулай ук республикабызда этно-мәдәни проектларны чынга ашыручы студент һәм яшьләр берләшмәләре катнашачак.

Аннан алдагы фестиваль узган елның май ахырында булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International