1927 елнын 16нчы апрелендә Мамадыш районы Арташ авылында туып-үсеп тормышның ачысын-точесен кичереп, авыр тармакларда хезмәт куйган тыл ветераны Фархуллина Шамсикамал Фархулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул бүгенге көндә улы Минулла тәрбиясендә кадер-хөрмәттә, җитеш, тыныч тормышта яши.
Юбилей унаеннан Шамсикамал апага Урта Кирмән авыл жирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хасанов Булат Фаязович һәм сэркатибе Хабибуллина Гөлнур Габденур кызы Россия Президентының Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.