Электрон почта ярдәмгә килә.

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Җилдән җитез йөрергә яраткан, юллардагы, торак пунктларындагы юл билгеләрен инкарь иткән машина йөрүчеләрне аңламыйм мин. Бит юл йөрү кагыйдәләре, алар белән бәйле булган кануннар тикмәгә генә язылмаган. Аларга “төкереп“ караганнар өчен административ җәзалар да йомшак җәеп катыга утыртырлык.

Ярый ла ул, кагыйдәне бозып, аның өчен билгеләнгән штрафны вакытында түләсәң. Кемдер үзенең хилафлыгыннан нәтиҗә ясап, руль артына исерек хәлдә утырмаска, тизлекне саклар- га, юл билгеләренә хөрмәт белән карый башларга мөм- кин. Әмма арада юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафларны түләргә ашыкмаучылар да очрый әле. РФ КоАПның 20.25нче маддәсе нигезендә агымдагы елның беренче кварталында шундый 98 физик һәм 6 юридик затка беркетмә тутырылган. ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 500 сумга штрафка тартылганнарның – 70, 1000 сум- лыларның –20, 3-5 мең сум штрафлыларның 6 проценты акчаны тиешле вакыт эчендә түләүне кирәк дип санамый. Исерек хәлдә утырып, автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр арасында да бар андыйлар. Ә бит зур күләмдәге штрафлар билгеләнгән срокта түләнмәсә, “гаеплеләр“нең машиналарына, мөлкәтенә арест салыначак. Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре, суд приставлары белән берлектә, рейдлар уздырганнар. Аның нәтиҗәсендә дүрт кешенең транспорт чарасына, биш физик затның мөлкәтенә арест салынган. “Гөнаһ“лылар арасында штраф күләме 60 мең сумга җыелган бер кеше дә булган. Өч кеше, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү нәтиҗәсендә штрафка тартылсалар да, акча түләргә “онытып“ йөргәннәр. Бер шәһәрдәшебез 2015нче елның август аенда ук суд карары нигезендә администртатив җаваплылыкка тартыла. Әмма 30 мең сум акча һаман да тиешле урынына барып җитмәгән. Агымдагы елның 15нче феврале карары буенча аның берничә көнкүреш техникасына арест салына. Узган елның август аендагы суд карарын инкарь иткән тагын бер мамадышлыга, штрафын түләмәсә, телевизорыннан колак кагарга туры киләчәк. Кызганычка каршы, руль артына исерек хәлдә, техник чара йөртү хокукы бирә торган таныклыгы булмаган килеш автомобильләр белән идарә итүчеләр һаман да очрап тора әле. Ел башыннан шундый өч кеше ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Исерек хәлдә руль артына утырган 23 кешегә вакытлыча таныклыкларыннан һәм 30 мең сум акчаларыннан колак кагарга туры киләчәк. Аларның барысы да штрафларын билгеле срокта түләсәләр, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларга да, үзләренә дә проблеманы киметерләр, дип ышанасы килә. Штрафларны түләгәч, бу турыдагы мәгълүмат үзвакытында ЮХИДИга килеп ирешмәскә мөмкин. Шуңа күрә, бу нисбәттән, штрафны банкларда, шәһәрнең Кашапов урамында урнашкан “Умка“ пунктында түләү отышлырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International