Яхшылык эшләргә ашыгыйк!

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Яхшылык эшләргә ашыгыйк! Районыбызның йөзек кашы булган, яратып укый торган “Нократ“ газетасына тиздән бер гасыр була икән бит. Шул уңайдан, кара нинди шәп бәйге игълан иткәннәр: “Нократ“ белән 100 игелек!“ Рәхмәт Сезгә, бик матур фикер бу. Изгелек, игелек төшенчәсен без һәрдаим белеп торырга, үсеп килүче яшь буынга җиткерергә тиешбез. Чөнки газетаны яшьләр дә укый. Шушы конкурс турында укыгач, күңелдә игелек эшләү нияте туды. Лаеклы ялдагы кеше ни булдыра ала, дип уйланып та алдым. Без, шәһәребезнең Ушма аръягында яшәүче бер төркем өлкән буын хатын-кызлар, “Изге нур“ мәчетенә йөрибез. Хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәсе төзелә башлаган иде, акча җитмәү сәбәпле, төзелеш туктап калды. Шулай бер җомгада, абыстаебыз Люция Галимова һәм хәзрәтебез Мансур Батыров белән киңәштем дә: “Әйдәгез әле, кардәшләрем, бергәләп янкорманы төзеп бетерик!“ – дип мөрәҗәгать иттем. Әлхәмдүлиллаһ! “Ил төкерсә, күл була!“ – дигән әйтем бар бит. Кем ничек булдыра, ярдәм кулы суздылар. Хәтта мәчеткә әлегә йөрмәүчеләр дә игелек кылдылар. Бүгенге көндә янкорма төзелеше тәмам. Хатын-кызлар җомга намазларын һәм Коръән укуыбызны шунда башкарабыз. Игелек кылган кардәшләргә мәчет төзеткән саваплар язылсын. Коръәннең “Мүзәммия“ сүрәсендә 20нче аятьтә әйтелгән: “Үзегездән алда нинди изгелекне җибәреп куясыз, шуны Раббыгыз хозурына кайтканның соңында олы әҗерләргә әверелгән хәлдә табарсыз, үзегез үлгәннән соң васыятегез буенча бирелгән сәдакагызга караганда, исән вакытыгызда биргән сәдакагыз хәерлерәк вә сабавы олуграк“, –ди. Шушы кылган игелекләребез сәдакадан барып ирешсен. Фани дөньяда игелекләр эшләп яшәсәк, ахирәт дөньябызга бик күп саваплар җыярбыз. Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Аллаһы Тәгаләдән курык! Иң кечкенә бер игелекне дә кадерсез санама һәм игътибарсыз калдырма. Хәтта су алыр- га килүченең чиләгенә су алып салуың да үзенә күрә бер игелектер,“ – дигән. Игелекнең чиге юк. Һәр игелек – сәдака. Игелек эшләүчеләргә рәхмәт белдерү дә яхшылыкның артуына китерә, изге эшләргә карата мәхәббәт тәрбияли. Бу исә, җәмгыять әгъзалары арасында үзара ярату җепләрен ныгыта, йөрәкләрне мәхәббәт хисләре белдерүгә сәләтле итә һәм күңелләрдә яхшылык эшләүгә теләк уята. Сүземне Фәнис Яруллин шигыре белән тәмамлыйм: Ходайның һәр бирмеш көнендә Бер матур як белән ачылыйк: Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Яраткан “Нократ“ыбыз битләрендә дә яхшы хәбәрләр генә ишетергә, бер-беребезнең уңышларына сөенеп, үрнәк алып яшәргә язсын, газетабыз райондашларыбызны тагын да зуррак үрләр яуларга, игелекле гамәлләр кылырга рухландырсын, алга таба да якты маяк булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International