ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Ишки авылының хөрмәтле кешесе, бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучы Сания Гайнуллина мөгаллим булып туган. Табигатьнең гүзәл бер почмагы–Шыя елгасы буенда урнашкан Ишки авылында Миннебикә һәм Нәҗми Минһаҗевлар гаиләсендә алтынчы бала булып, 1947нче елның 1нче апрелендә дөньяга килә кыз

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты килде.

 Халыкның соравы буенча 5нче апрельдән Келәүш һәм Шәдче юнәлешләренә автобус йөри башлады.

15 май - Халыкара  гаилә көне. Һәр кешенең тормыш юлы гаиләдән башлана. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Нәкъ менә шушы бәйрәм көнендә Митрофановлар гаиләсе үзләренең никахларын теркәргә булдылар.

Татарстан җыелма командасы Краснодарда узган JuniorSkills III милли чемпионатында гомумкоманда исәбе буенча икенче урын яулады. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иттеләр.


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия урман утырту көне акциясендә “Кама урманчылыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе коллективы нәтиҗәле эшләр башкарды.

Законны бер мәртәбә бозып, тиешле җәзасын алганнан соң, нәтиҗә ясап, туры юлга басарга булмыймы икән?

Р айон мәдәният йортында 50, 55, 60 ел иңне-иңгә куеп гомер кичерүчеләр кунак булды. 15нче майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне Мамадыш төбәгендә быел да югары дәрәҗәдә узды.

К ул эшләре белән шөгыльләнүне үзеңне күрсәтү ысулы, дип саныйм. Һәр эшләнмәдә останың күз нуры, куллар җылысы, күңел матурлыгы саклана. Минем кулдан килми, бүгенге тынгысыз яшәеш чорында вакыт җитми, дип әйтергә яратабыз. Әмма үзеңне илһамландыручы эш тапсаң, вакыт та үзеннән-үзе табыла, ә куллар күңелгә җылылык өстәп, рәхәтләнеп иҗат итә.

Сеңлем Гүзәлиянең балачагы сугыштан соңгы елларга туры килде. Күмәч пешерү өчен басудан черек бәрәңге дә җыйды, аягыннан чабата төшмәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International