Агымдагы елда районыбызның 67 гаиләсе юбилей- ларын: алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтәләр. ГХАТ бү- леге 7нче ел рәттән мондый күркәм парларны хөрмәтләү тантанасын зур масштабта оештыра. Шул дәвердән бирле мондый чарада 200дән артык гаилә катнашкан, аларның унысына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медален тапшырганнар. Быелгы бәйрәм чарасына 24 гаилә килгән иде. Район мәдәният йортының ишек төбендә хөрмәтле парларны милли киемнәрдән булган кызлар һәм кадетлар каршы алып торды. “Алтын кияү” һәм “алтын кәләш“ләрнең иңнәренә “Юбилярлар” дип язылган тасма салдылар. Шушында ук кунакларга чәй табыны әзерләнгән. Фойеда төп кунакларның киленнәре арасында аш-суга осталык буенча традицион “Килен- нәр“ бәйгесе дә узды. Мил- ли ризыкларыбыз: чәк-чәк, гөбәдия, ит бәлеше, пирог һәм тортларның тәмен тамашачылар бәяли. Фойеның икенче почмагында күргәзмә урнаштырылган. Ул гаилә бөтенлеге тема- сын сурәтли. Экспозициядә никах, туй күлмәкләреннән башлап, чигүле мендәрләр, түбәтәй-калфаклар, бала бишеге, һ.б.ны күрергә мөмкин. Юбилярларның фойеда урнаштырылган фоторәсемнәре күргәзмәсе үзләре белән алдан ук таныштыра. Алар барысы да сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы буын вәкилләре бит. Ил язмышы алар язмышына әйләнгән, кемнәр-кемнәр, ә алар бәхетнең бәясен беләләр, аның кадерен бөтен кешегә караганда да ныграк аңлыйлар. Моны үзенең чыгышында “алтын кияү” һәм “алтын кәләш“ләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Ана- толий Иванов та искәртте. –Бүген әлеге залга яшьләргә үрнәк булырдай гаиләләр җыелган. Сез үз үрнәгегездә яшь буынны тәрбиялисез. Балаларыгыз, оныкларыгыз биредә. Алар бүген сезнең белән чиксез горурлана. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт. Хәзерге көндә дәүләт тарафыннан, күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, төрле программалар булдырылган. Әмма алар гына да аз әле. Без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Тугыз юнәлеш буенча балаларга пропусклар бирдек. Алар спорт заллары, кинотеатр, аттракционнарга бушлай керә алалар,–диде ул. Чыгышы азагында район башлыгы Платоновларны тәбрикләп, котлау хаты һәм бүләкләр тапшырды. Алар- ның гаиләсендә әле күптән түгел генә кечкенә сабый дөньяга килгән. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фә- ния Әхмәтшина да залда утыручы гаиләләргә иң ма- тур теләкләрен җиткереп: –Кешелек тарихындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәргә җыелдык. Бу бер генә кеше бәйрәме түгел. Быел әлеге дата аеруча истәлекле. Чөнки декабрь аенда ЗАГС хезмәте оешуга 100 ел тулачак,–диде. Әйе, әлеге гаиләләр барысы да мәхәббәттә аңлашып гомер кичергәннәр, акыллы балалар тәрбияләп үстергәннәр, якташлары арасында абруй яулаганнар. Гаилә стажы чын мәгънәсендә горурлык, җәмәгать һәм дәүләтнең иминлеге чыганагы икәненә матур үрнәк булып торалар. Бәйрәм барышында “алтын парлар“ны сәхнәгә чакырып, аларга район һәм шәһәр җитәкчелеге котлау хатлары, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Юбилярлар тәбрикләү сүзләрен якыннарыннан да кабул иттеләр. Тантана искиткеч концерт програм- масы белән үрелеп барды.