РӘХМӘТ БЕЛДЕРЕЛДЕ.

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов исеменә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан Рәхмәт хаты килде. Анда ТР Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милсердие“ берләшмәсенең агымдагы елның 7нче апрелендә узган утырышының район башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан яхшы оештырылуы әйтелгән. “Актуаль проблемалар турында сөйләшкәндә, муниципаль районда социаль учреждениеләрне үстерү буенча системалы эш җайга салынган. Ведомствоара мөнәсәбәтләр халыкка муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә дә, социаль юнәлештәге проектларда да тормышка ашырыла. Эшләр барлык җәмәгать структуралары белән дә планлы рәвештә алып барыла“, – диелгән хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International