Кыргый киндер җитә башына.

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Законны бер мәртәбә бозып, тиешле җәзасын алганнан соң, нәтиҗә ясап, туры юлга басарга булмыймы икән? Кызганычка каршы, арабызда ялгыш өстенә ялгыш ясаучылар да бар әле. Россия Федерациясе гражданлыгы алу бәхетенә ирешкән, 31 яшьлек үзбәк милләтеннән булган Илдар Гаймназаров моннан өч ел элек җинаять кылган өчен җавапка тартылган иде инде. 2014нче елның 1нче апрелендә ул, Мамадыш район суды карары белән, ачыктан-ачык кеше милкен урлаганы өчен, ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма тыныч кына үз көнен үзе күреп, булганына шөкер итеп яшисе урынга, аңа шул ук елның көзендә та- гын хокук саклау органнары каршында җавап бирәсе була. Мамадыш район судының 2014нче елның 27нче ноябрендәге карары нигезендә ул инде ике елга ирегеннән мәхрүм ителә. Узган елның гыйнвар аенда, җәза срогы тулырга 10 ай да 12 көн кала, шартлы рәвештә алдан азат ителә. Былтырның сентябрь аенда Гаймназаров “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге бер фатирда, аның гамәлен күрүче булмаудан файдаланып, берәүнең кәрәзле телефонын урлый. Ә инде ике айдан, төгәлрәге 25нче ноябрьдә ул шәһәрдәге Горький урамындагы бер йорт каршында кыргый үсүче киндергә тап була. Мәгълүм булганча, әлеге үсемлек нар- котик матдәләрдән санала. Ул шунда ук “эшкә керешә“: киндерне үзе куллану һәм саклау максатында җыеп, аны полиэтилен пакетка сала да, шунда ук “Мамадыш“ совхо- зы бистәсендә яшәүче танышына юл ала. Әмма биредә ул озак утыра алмый, полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Тикшерү барышында аның джинсы чалбары кесәсеннән эчендә “каннабис“ (марихуана) тутырылган ике сигарет булган “Союз-Аполлон“ кабы табыла. Хокук саклау ор- ганнарының җентекләп тикшерүе нәтиҗәсендә Гаймназаровтан 24,1 грамм наркотик матдә алына. Җинаятьче гаепләрен тулысынча таный. Суд аны хөкемгә тартыр ал- дыннан, җавап бирүченең гаебен танып килүен, кылган гамәле өчен үкенүен, җинаятьне ачуда һәм тикшерүгә ярдәм итүдә булышуын, килгән матди зыянны каплавын, аның тәрбиясендә карт әнисе, беренче төркем инвалид үз һәм 2нче төркем инвалид үги атасы булуын истә тота. Шул ук вакытта гаепләнүченең дә, аның гаиләсе әгъзаларының да сәламәтлекләре искә алына. Агымдагы елның 7нче фев- ралендә кабул ителгән Мамадыш район суды карары ни- гезендә, Илдар Гаймназаров бер ел да сигез ай вакытын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International