МАРШРУТЛАР АЧЫЛДЫ.

2017 елның 16 мае, сишәмбе

 Халыкның соравы буенча 5нче апрельдән Келәүш һәм Шәдче юнәлешләренә автобус йөри башлады. Дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә Мамадышка автобус иртәнге сәгать җиденче яртыда Келәүштән кузгала. Сишәмбе һәм җомгада исә шул ук вакытта – Шәдчедән. Өйләдән соң 13сәгать 25 минуттан ул шәһәрдән әлеге юнәлешләргә юл ала. Шунысы игътибарга лаек, автобус пассажирларны авылларга илтеп куя да, кире Мамадышка кайтмый. Чөнки “ПАЗ“ водителе Мөнир Миннегалиев Көек-Ерыкса авылында яши. Билетлар бәясенә килгәндә, район үзәгеннән Келәүшкә кадәр – 90, Шәдчегәчә 76 сум түлисе. Әгәр дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне кешеләр автовокзалдан Шәдче төбәгенә дә билет сатып алалар икән, бу очракта Келәүшкә барасы автобус аларны кертеп чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International