Малмыжка авылында гомер кичерүче Сергей Шиляев та әлеге фикерләр белән ки- лешә. Тумышы белән Киров өлкәсенең Петруненки дигән авылыннан ул. Безнең якларга 2000нче елда аяк баса. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшли башлый. Шушы вакыт эчендә Мал- мыжкага гашыйк була. Шул елның июнендә гаиләсен алып килә. Авылда буш йортлар булса да, аларны сатучы булмый, хәер гаиләнең бюджеты да сатып алуны күтәрә алмас иде. Узган гасырның урталарында салынган, за- манында почта һәм башка учреждениеләр ролен баш- карган иске бинаның бер өлешендә яши башлыйлар алар. Хуҗалык таралгач, йорт хуҗасы эшсез кала. Шуңа күрә ул соңгы биш елда читтә йөреп эшләргә мәҗбүр. Бүген ул тарихи истәлек булырлык бинага янкорма төзү белән мәш килеп ята. Икенче булып туган балага бирелгән Ана капи- талы ярап куйган. Ләкин ул томышыннан зарланмый. Бүген авылларда буш вакыт- ларын ничек уздырырга бел-мәгәннәр аз яшәми. Сергей андыйлардан түгел. Бүгенге буын тарафыннан онытылып барган кәрҗин үрү белән шөгыльләнә башлаган ул. –Барысы да үзеннән үзе килеп чыкты. Малмыжкага ки- леп урнашкан елның көзендә кулыма бер китап эләкте. Анда кул эшләнмәләре сер- ләре турында күп кенә кызы- клы мәгълүматлар бар иде. Мине кәрҗин үрү серләре аеруча җәлеп итте, – ди Сер- гей. Башта су буенда үскән талларны җыеп беренче кәрҗинен үрә. Чималның җитлегү үзенчәлеген бел- мәгәнгәме, беренче иҗат җимешен тудырганда күпме тал сынгандыр – ул үзе генә белә. Киңәшләрне китаптан уку бер хәл, ә менә прак- тик рәвештә нинди дә булса әйберне ясау башта бер дә җиңел бирелми ул. Сергейга да шактый “чиләнергә“ туры килә. Сабырлыгы булмаган, түземсез, нервлы башка кеше бу шөгылен беренче кәрҗинен үрә башлагач та ташлаган булыр иде. Әмма Сергей Шиляев түгел. Аның белән сөйләшкәндә, останың сабыр холыклы, тыйнакбулуына игътибар иттем. Югыйсә, нәселләрендә кул- дан әйбер ясаучылар да юк. –Тал үрү бик җиңел түгел, – дип саный ул. Шунда бу эшнең авырлыкларын санап уза. Беренче чиратта чималның өлгерүен кулдан ычкындырырга яра- мый. Соңгы елларда ул аны үзе җитештерә башлаган. Бакчасының өч сотый җи- рендә тал плантациясе хасил булган. Үсентеләрен Лубян- нан алып кайткан. Тал дигәч тә, аны карап, тәрбияләп тормасаң, ул сине кәрҗин, яисә башка кул эшлән- мәләре үргәндә сынатырга мөмкин. Бигрәк тә тамырла- рын корткыч бөҗәкләрдән сакларга кирәк. –Тал ботаклары нык, чы- дам һәм сыйфатлы булсын өчен аларны карап, кадер- ләп үстерү мөһим. Моның да үз тәртибе, кагыйдәләре бар, – ди Сергей. “Уңыш“- ны җыеп алу бер-ике ай дәвам итә. Аны җыеп алгач та кайнар суда пешекте- рергә киңәш итә оста. Күп өлеше кар яткач туплана. Пешекләндергәннән соң кар өстенә атып, бераз тотарга кирәк. Аннан инде сакларга куя. Ел саен кыш дәвамында үрергә җитәрлек чимал туплап куя ул. Кышкы айларда 100гә якын кәрҗин үргән чаклары да булган. Бүгенге көндә аның йортында дис- тәгә якын төрле зурлыктагы кәрҗиннәр әзер. Шунысы- на игътибар иттем: үргәндә төрле ысуллар кулланган ул. Моннан тыш талдан төрле аслыклар, тумбочка да үреп куйган. Җитештерелгән әй- берләрен сату белән проблемалар туганы булмаган. Бүген аның үз клиентлары. Чит төбәкләрдән заказ бирүчеләр дә аз түгел. Кечкенә өйгә килеп кергәч, безне башка “сюрприз“ көтә иде. Керә-керешкә өй эчендәге стеналар буйлап тезел- гән картиналарга күз төште. Сергейның рәсем ясарга да осталыгы бармы әллә, дип уйларга да өлгермәдем, ул: –Аларның авторы минем тормыш иптәшем – Наталья, – дип мөлаем, ачык йөзле хатыны белән таныштыра. Гаилә башлыгы булачак хәләл җефете, Нократ Ала- ны районының Сосновка шәһәрендә туган кыз белән Киров шәһәрендә танышканнар икән. Шагыйрьләрчә әйтсәк, бер күрүдә гашыйк булган. Натальяның да рәсем, сәйлән белән үреп әйберләр ясый башлавына китап “гаепле“ булган. Стеналарга эленгән рәсемнәрдә төрле темалар яктыртылган. Сәйлән әйберләрендә табигатькә өстенлек бирелгән. –Соңгы вакытта кулга пу- мала тотканым юк, чөнки стенада урын калмады. Яңа янкорма әзер булгач, урын җитәрлек булачак, – ди ул. Бернинди арттырусыз әйтә алам: аларны кемгә булса да бүләк итәр өчен алу да кома- чау итмәс иде.