ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Машинада сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исемен, 98,5 балл җыеп, Мамадыш муниципаль районының “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы савымчысы Сания Насыбуллина яулады. Ул абсолют җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк – телевизор, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 20 мең сум күләмендә акча һәм министрлык кубогы белән бүләкләнде.


18
август, 2017 ел
җомга

Бу көннәрдә Арташта шундый истә калырлык чараларның шаһите булдым. Шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә төп яшәү урыны Мәскәү шәһәре булган Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист, актив җәмәгать эшлеклесе, Мәскәү шәһәреннән башка беркайда да булмаган “Татар зыялылары клубын” оештыручы, Прагадагы “Азатлык” радиосының Мәскәүдәге хәбәрчесе Нәзифә Кәримованың юбилей кичәсе узды.


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Районда яшәүче теләсә кемнән марилар турында сорагыз, иманым камил, респондент нигезле җавап бирмәячәк.

Мамадыш мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе Әлфирә абыстай Миннегалиева: “Карындагы баладан котылу-олы кешене үтерүгә тиң“.

Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.

Июль аеның икенче һәм өченче декадалары кызу торды. Һава температурасы нормадагыдан 1-2 градуска югарырак булды.


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар...

Мамадышта урып - җыю кызу темплар белән бара.

Бүген властьта утыручылар бюджетны тулыландыру өчен нинди генә ысуллар эзләмиләр. Хәзер алар өчен импортны алыштыру, җитештерүчәнлекне арттыру, югары технологияле эш урыннары булдыру проблемага саналмый. Ил бюджетын ничек тә тулыландырырга кирәк. Халыкның социаль халәте икенче планга күчеп бара бугай инде.

Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясенең чираттагы утырышында “Мамадыш“ совхозы бистәсендә, Акман, Көек-Ерыкса, Соколка авылларында, Мамадыш шәһәрендә яшәүче уннан артык кешегә торак пунктларның төзеклеге кагыйдәләрен бозган өчен тутырылган беркетмәләр каралды һәм административ чаралар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International