Районда яшәүче теләсә кемнән марилар турында сорагыз, иманым камил, респондент нигезле җавап бирмәячәк. Без, чыннан да, янәшәдә яшәүче милләтләр турында бик аз беләбез. Бүгенгә чаклы мин мариларның Татарстанда сан ягыннан алтынчы урында торулары турында гына белә идем. Гришкино авылында бер көн булу минем финугор халкы турында белүемнең горизонтын шактыйга киңәйтте.
Июнь аенда мин Баймурзиннар гаиләсеннән корбан чалу йоласында катнашырга чакыру алдым. Ул Питрау көнгә туры килә. 11нче июльдә без, ниһаять, юлга кузгалдык. Гришкинога сазлы, пычрак юлдан, җитмәсә, яңгыр астында бару бер дә җиңел булмады. Бәхеткә, безне “Нива“сы белән Вадим Баймурзин каршы алды. Сазга кереп утырган машинабызны бик тиз тартып чыгарды ул. Нык хуҗалык янына килеп туктыйбыз. Безне өйгә чакыралар. Кереп барганда, бәйрәмгә ныклап әзерләнгәнлекләренә, аннан без уйлаганча ике сәгатьтән соң китеп булмаячагына ышанасың. Бүлмәдә әбиләр утыра, аларның кәефләре күтәренке, әйтер идем, тантаналы дип тә. Икенче бүлмәдән чал чәчле, нык бәдәнле бер ир заты чыкты. Аны күрүгә, барысы да аның янына тартылдылар. Танышабыз: Третьяков Олег Александрович – Татарстанда яшәүче мариларның Баш Карты, республикабыз мариларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, педагогика фәннәре кандидаты, хатыны Екатерина Николаевна белән Әгерҗедән килгәннәр. Юеш чәчләре аның яңа гына юынуын күрсәтәләр иде. Ул минем уйларымны укыды, ахрысы, һәм, нәзәкать белән, миңа да шуны эшләргә кушты. Мин моны шаяру, дип кабул итеп, елмайдым. Әмма аның җавабы озак көттермәде: “Йолада катнашучы моны һичшиксез эшләргә тиеш. Юынмасагыз, без Сезне йолада катнаштыра алмаячакбыз.“ Мунчага юл тотам. Анда озак торырга тырышмадым: нинди дә булса кызык мизгелне кулдан ычкындырасы килми бит. Картның көчле тавышлы догалары астында корбанлы тәкә ишегалдыннан барлык ирләр дә чыга.