Н и өчен төп яшәү урыны дим, чөнки Нәзифә ханым, башка кешеләр җир-суларыннан аерылып, дөнья читләреннән яшәү урыны эзләгәндә, кече ватанының патриоты буларак, туган авылында йорт җиткереп, күп вакытын анда яши. Бу чарага клуб кына түгел, бөтен авыл әзерләнде дияргә була! Йортыңа мөһим кунак килсә, ничек кенә әзерләнмисең дигәндәй, Нәзифә Харис кызының кунаклары арасында да кемнәр генә юк иде! Берничәсен генә әйтеп китим әле. Мәскәүлеләрдән башлыйк: Роза Хабибуллина – Татарстанның атказанган артисты, Мәскәүнең 1186нчы санлы татар этномәдәни юнәлешендә укыту урта мәктәбе мөдире; Наилә Фатехова - Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, композитор, «Мәдинә» дип аталган рухи җырлар башкаручы төркеме, “Ак Калфак“ оешмасының Мәскәү бүлеге җитәк- чесе; Клара Хәйретдинова – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан консерваториясе доценты; Венера Нигъмәтуллина – Татарстанның халык артисты, Минзәлә театрында эшли. Шулай ук данлыклы Сәләховларның дәвамчысы булган Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Илдар Сәләхов һәм тумышы белән Югары Яке авылыннан, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче музыкант Илфат Миннегалиев та катнашты. Кунаклар арасында тормыш иртәше Резидә ханым белән Арташ авылында туып үскән Татарстанның атказанган табибы Фәрит Мөбарәкшин да бар иде. Мамадышта туган, Ала- бугадагы мәдәният көллияте укытучысы, заманында Нәзифә ханым белән бергә укыган Альберт Әсхамов та тормыш иптәше Әлфия ханым белән кайткан иде. Мөнир һәм Зилә Мөхәметдиновлар – гаилә дуслары, Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгатенең иҗат остаханәсендә бергә укыганнар. Болар әле иң-иңнәре генә. Мәскәүдән килгән артистларны ничек инде зур әзерлексез каршы аласың? Шундый күренекле кешеләрнең Арташка десант ясаулары ук Нәзифә ханымның нинди шәһес булуын күрсәтми мени! Очра- шуда шулай ук Нәзифә ханымның мәктәп укытучысы Гөлфәридә Минһаҗ кызы да катнашты. Кызу эш вакыты–печән өсте булса да, клубка халык агылды, хәбәр күрше авылларга да барып җиткән иде. Аның гомер бәйрәме көннәрендә Нәзифә Харис кызына ераклардан килгән дуслары гына түгел, туган районы җитәкчеләре дә игътибарларын күрсәтте. Район җитәкчелеге исеменнән мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов Нәзифә Кәримовага районның Мактау грамотасын һәм бүләк тапшырды. Бу очрашуга кайта алмаган, якташыбызның авылдашы эзтабар язучы, шагыйрь Шаһинур Мостафинның чарага багышлап язылган шигъри хаты да укылды. Кичәдә Нәзифә Кәримованың әле яңа гына дөнья күргән “Йолдыз ява” дип аталган китабы тәкъдим ителде. Сәхнәдә башкарылган җырларның да күбесе аның шигырьләренә язылган иде. “Бер күрешү үзе бер гомер”, “Без татарлар”, “Без уяндык”, “Соңлады язлар” һәм башка җырлар яңгырады. Кичә барышында фо- торәсемнәрдән торган видеоряд та күрсәтелеп торды. Нәзифә ханым кайбер фотографияләр тарихын сөйләп, журналистикада эшләгән вакытта кызыклы кешеләр белән очрашулар хакында әйтеп китте. Чара оештыру ягыннан да, башкарылган әсәрләр ягыннан да, башкаручыларның югары дәрәҗәдә профессионал булганнарын күрсәткән бик кызыклы тамаша булды. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, оештыручылар – Арташ авылы клуб мөдире Марсель Шәйдуллин, укытучылар Минзәлия Шәйдуллина, Ринат Хәйруллин теләсә нинди югарылыктагы чараларны әзерләү осталары икәнлекләрен күрсәттеләр. Урта Кирмән мәдәният йорты хезмәткәре Ләйлә Абдуллина тавыш операторы эшен зур осталык белән башкарды. Килгән кунаклар, артист- лар авыл халкының классик әсәрләрне дә аңлап тыңла- уларын, артистларны алкышларга күмүләрен сөенеп бәяләде. “Авыл дип кенә карарга кирәкми, бу тамашачылар Мәскәү тамашачысыннан бер дә ким түгел!”– диделәр алар.