Чәчәкләр шатлык һәм матурлык чыганагы. Алар безнең тормышыбызны бизи, рухыбызны күтәрә, кешеләр арасында эчкерсез дуслык билгесе булып та хезмәт итә.
Чәчәк яраткан кеше – табигатьнең дусты ул. Һәркемнең тормыш сукмагы бүләккә чәчәкләр алудан башлана.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр Язылышу сараеның визиткасына әйләнде.
Үссен матур чәчәкләр
Гел кояшка үрелеп
Балкып торсын җиребез
Яшеллеккә төрелеп.