Июль аеның икенче һәм өченче декадалары кызу торды. Һава температурасы нормадагыдан 1-2 градуска югарырак булды. Әмма май-июнь айларындагы салкын һава, яңгырлар авыл хуҗалыгы культураларының үсешен һәм өлгерүен тоткарлап кына калмадылар, аларга зыян салучы төрле авыруларның килеп чыгуына этәргеч тә бирделәр. “Чәчүлекләрен авыруларга каршы “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте, “Омар“ агрофирмасы, “Семиозерка“ крестьян-фермер хуҗалыгы гына эшкәрттеләр. Фунгицидлар белән эшкәртмәгән хуҗалыклар- га игеннәр уңышын 30-50 процентка кимрәк җыеп алу куркынычы яный. Көнбагыш чәчүлекләрен бүген дә авыруларга каршы эшкәртергә соң түгел әле“, – дип хәбәр итә “Россельхозцентр“ның район бүлеге. Бәрәңге басуларында һәм шәхси хуҗалыкларның бакчаларында бүген колорадо коңгызы белән көрәшү вакыты да. Белгечләр аларга каршы “Битоксибаццилин“, “Карате Зеон“, “Конфидор Экстра“, “Актара“ препаратлары кулланырга тәкъдим итәләр. Яңгырлар быел бәрәңгедә фитофтороза авыруы килеп чыгуга да сәбәпче булды. Аның бәрәңге уңышын һәлак итүен “Браво“, “Ордон“, “Полирам ДФ“, “ХОМ“ препаратлары белән тоткарлап була. Бакчаларны һәр атна-ун көн саен алар белән эшкәртеп торырга кирәк булачак. “Алар бүлбеләрдә калмаячак, сабакка гына тәэсир итәләр, кешегә зыяннары тимәячәк“, – диләр белгечләр.