Идея “ялгыш әйтелгәндер“?

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Мин аларны уйлап чыгаручылар, дияр идем. Бүген алар яңа салымнар иҗат итү, социаль түләүләрне киметү тирәсендә бөтереләләр. Исегезгә төшерегез әле, Владимир өлкәсе губернаторы Светлана Орлованың җиләк һәм гөмбә җыйган өчен салым түләтү идеясе белән чыгуы һәм аны Авыл хуҗалыгы министры Ткачевның хуплавы турында хәбәрләр матбугат, интернетны тутырган иде. Түрә ханым җиләк җыйган өчен лицензия бәясен – 4500 сум, гөмбә ясагын 6000 сум тәкъдим итмәкче булды. Әгәр бу “яңалык“ кабул ителә калса, бюджетка акча ургылып ага башлар иде, ә?!. Губернатор салым җыюны ничек башкарырга уйлагандыр, монысы турында тәгаен генә әй- телми. Безнең район территориясе аша узучы М-7 трассасында, “Сайкичү“ базарында сату итүче бүгенге көндә эшсез калган авыл хатыннарыннан, мәктәпкә барырга өскиемнәремне яңартырлык булса да акча эшләрмен, дип җиләк сатарга чыккан балалардан салымны ничек җыймакчы булдылар икән? Бүген урман, елгаерганаклар авылларда яшәүчеләрне аларның йорт-ихаталарын төзекләндерергә, яңартырга, балаларын югары уку йортларында укытуга киткән чыгымнарны капларга ярдәм итүен исебездән чыгармасак иде. Владимир губернаторы әйткән суммаларның һәр тиене авылда яшәүчеләр өчен кадерле бит аның. Салымны җыяр өчен ниндидер оешма, хезмәт оештырырга, штат булдырырга, аларга хезмәт хакы билгеләргә кирәк түгелме соң?

Болар бит тагын шул бюджет хисабыннан эшләнәчәк. Өстәгеләр үзләре утырган ботакны кисә башлаганнарын аңлап бетер- миләр, ахрысы. Һава сулаган өчен дә салым җыя башламасалар ярый инде. Ничек инде ул борын-борыннан халыкның тамагын туйдырган, үзләреннән йөзләрчә төрле ашам- лыклар әзерләнгән урман җимешләрен, гөмбәләрне җыйган өчен салым салырга була? Әгәр безгә урманга барып, аларны җыяр өчен ниндидер рөхсәт алырга кирәк булса, мин моны шотландлыдан итәген салдырып алуга, финны саунасыз калдыруга тиңләр идем. Безнең халыкның менталитетын онытырга кирәкмәс. Кем генә, мин җиләк-гөмбә җыясыем, мәгез сезгә тиешле сумма, дияр икән? Андыйлар табылса, моны күз күрмәгән, колак ишетмәгән могҗизага тиңләргә туры киләчәк. Әгәр ган җиләк-гөмбәләрне эшкәртүгә үтемле бәяләрдә сатып алса, халык аларга рәхмәтле булыр иде. Кызганычка каршы, бездә нинди дә булса тармакта нинди юл белән тәртип салырга булыр икән, дигән идея туса, аның гади кешеләргә әллә ни файда китерми торган вариантны сайлыйлар шул. Иң уңайлысы, әлбәттә, җыелган җиләк-гөмбә өчен салым салдыру, рөхсәтсез урман байлыкларына кул сузганнарны тотып, аларга штрафлар салу, административ җавапылыкка тарту. Шуңа күрә, салым турында Владимир губернаторы “ялгышып ычкындырган“ дип ышанасы килә. Түрәләр кешеләрнең тормышларын ничек тә булса яхшыртырга тырмашуларын күреп, җыелган җиләк-гөмбәләрне эшкәртүгә үтемле бәяләрдә сатып алса, халык аларга рәхмәтле булыр иде. Кызганычка каршы, бездә нинди дә булса тармакта нинди юл белән тәртип салырга булыр икән, дигән идея туса, аның гади кешеләргә әллә ни файда китерми торган вариантны сайлыйлар шул. Иң уңайлысы, әлбәттә, җыелган җиләк-гөмбә өчен салым салдыру, рөхсәтсез урман байлыкларына кул сузганнарны тотып, аларга штрафлар салу, административ җавапылыкка тарту. Шуңа күрә, салым турында Владимир губернаторы “ялгышып ычкындырган“ дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International