Ел саен, алтын көзләр җиткәч, гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән өлкәннәрне хөрмәтлибез. Быел да Өлкәннәр декадасына Мамадышта һәм авылларда күпсанлы чаралар планлаштырыла.
Грипп – шулкадәр куркыныч авыру ки, медицина ирешкән уңышларга, табибларның зур тырышлыкларына карамастан, дөньяда ел саен 200 меңнән алып 500 меңгә кадәр кеше үлә. Үзенең социаль әһәмияте буенча ул кешедә була торган инфекция авырулары арасында беренче урында тора. Грипп нәрсәсе белән куркыныч һәм аның сезонлы “һөҗүменә“ ничек каршы торырга? Әлеге һәм башка сорауларга район үзәк хастаханәсенең табибэпидемиологы АЙРАТ ГАЛИЕВ җавап бирә.
Шушы елның 1нче – 3нче октябрьләрендә “Россия Федерациясе Президенты Гражданлык оборонасы һәм Россия Федерациясе халкын саклау планын гамәлгә керткәндә Россия Федерациясе гражданлык оборонасын әзерлеккә китерү буенча чараларны оештыру“ дигән темага гражданлык оборонасы буенча Бөтенроссия штаб тренировкасы үткәрелә.
Бөек Ватан сугышы башлана. Анда, бүгенге бәяләмәләр белән караганда, совет халкы 26 миллионнан артык кешесен югалта. Сугыш һәр гаиләгә кагылмыйча калмый. Ул Татарстандагы авылларны да читләтеп узмый. Әлеге афәт Тәкәнеш районының Алгай авылында яшәүче Нотфей (Нотфулла) Низами улы Низамиев йорты ишеген дә шакый. Озаклап саубуллашырга вакыт кысан була, 37 яшьлек ата кеше үзенең биш баласын кысып кочаклап үбеп, хатыны Мәрьямгә аларны сакларга кушып кына өлгерә.
Шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында уздырыла торган фестиваль-конкурс агымдагы сезонда ТАССР, комсомол, мәгариф һәм өстәмә белем бирү оешуга 100 ел тулуга, Волонтерлар һәм иреклеләр, Лев Толстой елларына багышлана. Әлеге бәйге-конкурс авыл тамашачысы күңеленә дә хуш килде.