Хөкем итү гадел булыр

2018 елның 28 сентябре, җомга

Шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында уздырыла торган фестиваль-конкурс агымдагы сезонда ТАССР, комсомол, мәгариф һәм өстәмә белем бирү оешуга 100 ел тулуга, Волонтерлар һәм иреклеләр, Лев Толстой елларына багышлана. Әлеге бәйге-конкурс авыл тамашачысы күңеленә дә хуш килде.Моның сәбәбе гап-гади. Узган сезонга чаклы авыл үзешчәннәре үзләренең осталыкларын район мәдәният йортында Мамадыш тамашачысы алдында күрсәтеп килделәр. Яшерен-батырын түгел, кайбер тамашаларны карарга килүчеләр саны сәхнәдә чыгыш ясаучылардан ким булган очраклар да аз булмады. Шәһәрдәшләребез авыл артистларын нигәдер үз итеп бетерә алмадылар. Шуңа күрә фестиваль-конкурсны узган ел авылларда үткәрергә карар кылынды да инде. Бу бик дөрес адым булды, дияр идем. Чөнки әлеге чара озак еллар авылагы мәдәният учагының кайда икәнлеген “оныта“ башлаган абый-апаларны да өйләрендәге телевизор каршыннан куптарып, мәдәният йортларына, клубларга алып килде. Әле алай гына да түгел, кайбер авыл җирлекләрендә өлкән яшьтәгеләр дә төбәкләре данын яклап, сәхнәләрдә үзләренең менә дигән җырчы, биюче, нәфис сүз осталары икәнлекләрен күрсәттеләр. Бу урында, сәнгать өчен чикләр юк, диясе килә. Элегрәк авыл җирлекләре оештырган концерт программаларында катнашучыларның зур күпчелеген студентлар, мәктәп укучылары тәшкил итә иде. Былтыр аларга “чик“ куелды. Дөрес, агымдагы елда укучыларның катнашуы рөхсәт ителә. Тик алар төп рольләрне башкара алмыйлар. Массакүләм чыгышны үз эченә алган номинацияләрдә дә мәктәп балалары өлкәннәр белән бергә генә сәхнәгә чыгарга тиешләр. Мәгълүм булганча, авыл үзешчәннәре җирле тамашачылар, мәртәбәле жюри каршында узган сезонда шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре сынау тоткан номинацияләр буенча имтихан тапшырачаклар. Нинди номинацияләр иде соң алар? “Безнең дус җирлек“, “Җырлыйм синең турында, Мамадыш“, “Миниатюралар театры“, “Гаҗәеп кешеләр янәшәдә“, “Хореография“, “Ел җыры“, “Биатлон“, “Танылган артистларга, шәхесләргә, яисә телешоуга пародия“, “Яратам сине, Татарстан“ массовкасы“. Җирлек башлыклары, яисә аларның урынбасарлары да бәйгедә катнашып, коллективларның “копилка“ларына саллы өлеш кертергә мөмкиннәр. Алдагы сезонда чыгышлар һәр икътисадый зонага кергән авыл җирлекләренең үзәк авылларының мәдәният учакларында узачак. Беренче булып фестиваль-конкурска 17нче октябрь көнне Югары Ушма һәм Тәкәнеш авыллары мәдәният йортларында старт биреләчәк. Беренчесендә “мәйдан хуҗалары“ Урта Кирмән төбәге үзешчәннәре белән көч сынашса, икенчесендә тәкәнешлелеләр Көмеш Күл авыл җирлегенең сәнгать сөючеләре белән “бил алышачак“. Кайбер көннәрдә берьюлы өчәр чыгыш куелачак. Иманым камил, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән торган жюри әгъзаларына агымдагы сезонда да тамашаларга бәя бирү җиңел булмастыр. Чөнки авылларда да бу чарага җитди карыйлар, нык лап әзерләнәләр. Хөкем итү гадел булачагына шик булырга тиеш түгел. НИКОЛАЙ ЗЮРИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International