Шушы елның 1нче – 3нче октябрьләрендә “Россия Федерациясе Президенты Гражданлык оборонасы һәм Россия Федерациясе халкын саклау планын гамәлгә керткәндә Россия Федерациясе гражданлык оборонасын әзерлеккә китерү буенча чараларны оештыру“ дигән темага гражданлык оборонасы буенча Бөтенроссия штаб тренировкасы үткәрелә. Мамадыш районы башлыгы – Гражданлык оборонасы җитәкчесенең 8нче санлы 2018нче ел 20нче сентябрь боерыгы белән, Мамадыш муниципаль районы территориясендә дә гражданлык оборонасы буенча практик чаралар үткәрү планлаштырылган. “Район халкыннан тыныч булуларын һәм үткәрелә торган чараларның мөһимлеген аңлауларын сорыйбыз“, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданлык оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрен тормышка ашыру бүлеге Мамадыш районы буенча әйдәүче консультанты Андрей Комаров